Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Кичәгегә караганда яхшырак бул

Һәр кеше тормышында үзенә шатлык алып килгән шөгыль булырга тиеш. Шул ук вакытта сәламәт яшәү рәвешенең файдасы турында да онытырга ярамый.

Соңгы елларда безнең бистәдә спорт мәйданчыклары һәм объектлары күп төзелде, халык торган саен спортка күбрәк тартыла бара. Кемдер иртән саф һавада йөгерә, йөзә, кемдер тимераякта яки чаңгыда йөрүне, стритбол яки тренажер залында шөгыльләнүне хуплый. 

Спорт күнекмәләренең төп максаты үз тормышыңны яхшырак итүне үз эченә ала. Кемнеңдер артык авырлыктан тыны кысыла  һәм аңа, тулы кыйммәтле тормыш белән яшәр өчен, берничә килограммны югалтырга кирәк. Тормышта үз тиңен табар өчен кемдер зифа буйлы булырга тели, физик актив тормыш алып бармау сәбәпле кемнәрнеңдер сәламәтлекләре белән проблема килеп туа.

Зифа буйлы һәм  җыйнак кыяфәтле кешеләргә хезмәт баскычында да күпкә җиңелрәк булуын күпләр аңлый, ә кемнәрдер иммунитетларын ныгытырга һәм озак яшәргә тели. Физкультура, спорт һәм фитнес дөньясына килүнең максаты нинди булуы мөһим түгел, ихтыяр көче һәм үҗәтлек булганда сез алдыгызга  куелган максатка, һичшиксез, ирешәчәксез. Сез сайлаган юл дөрес һәм сез аны җиңәчәксез.

Һәм, ниһаять,  сез дүшәмбедән физик тормыш алып бару белән шөгыльләнә башларга кирәк, дигән карарга киләсез. 

Яңа шөгыльләнә башлаучылар өчен беренче занятиеләр “билгесезлеккә юл” сыман тоелачак. Дөрестән дә, башта күпләр теләгән нәтиҗәләргә ирешүдә ярдәм итмәгән хаталарны ясыйлар һәм ул сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин. 

– Һәвәскәр спортта һәркем үзе өчен үзе җаваплы. Һәр кеше үзенең нинди йөкләнешләрне чыдата алуын аңларга һәм хәлгә  бәйле рәвештә чаманы югалтмаска тиеш. Яше 35 тән арткан кешеләр өчен куркыныч зур дип уйлыйм мин. Кеше сәламәтлегенә бәйле бернинди уңайсызлык кичермәсә дә, аны йөз процент сәламәт дип әйтеп булмый. Хәзер йөрәк-кан тамыры авырулары  белән яшьләр дә  күп авырый, кайчакта авыру хакында табибка мөрәҗәгать иткәч кенә белергә мөмкин, – дип ассызыклый физик культура буенча инструктор Наталья Тимофеева. 

Безнең сәламәтлек өчен табиблар түгел, ә без үзебез җаваплы. Ул үзенең карарлары өчен үзе җавап бирә. Гаеплеләрне читтән эзләргә түгел. Бала өчен ата-аналарның җаваплы булуы аңлашыла. Алар баланы табибка вакытында алып киләләр һәм  дәвалый башлыйлар. Ә менә 18 яшь тулгач барысы да башкача башлана. Әйе, әнисе кайдадыр киңәш бирә, исенә төшерә.

Әмма яшь кеше үзе белән бернинди проблема да килеп чыкмас дип уйлый,  үзенә ваемсыз карый.

Физик күнекмәләр белән шөгыльләнер алдыннан, консультация алыр өчен табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Күпләр бу хакта уйланмыйлар, физик күнегүләр аларның сәламәтлеге өчен киресенчә начар булып куярга да мөмкин. Сүз уңаеннан, тренировкалардан соң организмның үз халәтенә тулысынча кайтуы өчен 10-15 минуттан артык вакыт кирәк. Әгәр дә бу вакыт чыкканнан соң сулыш алу авырлашса, биттән кызыллык китмәсә, хәлсезлек  сизелсә — табибка йөгерергә, –  дип аңлата  профилактикалау кабинеты шәфкать туташы Люция Исмәгыйлева. 

Медицинада организмыңа зыян салма дигән принцип бар. Ул спорт тормышына да тулысынча кагыла. Сәламәтлеккә кагылышлы проблемаларны белмәгәндә зыян килү ихтималы зур. Шуңа да акыллы, өлкән һәм җаваплы кешеләр, спорт белән шөгыльләнер алдыннан табиб белән киңәшләшәләр. Иң мөһиме – даими күнегүләр һәм чаманы югалтмау.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев