Кичә Туфанга багышланды
Аксубай үзәк китапханәсендә күренекле шагыйрь Хәсән Туфанның туган көненә багышлап кичә уздырдылар.
Уку залында бөтен районнан шигърият яратучылар җыелды. Егетләр һәм кызлар, китапханәчеләр, “Илһам“ әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары “Йөрәкләр Туфанга тартыла“ әдәби бәйгедә катнаштылар. Төрле милләттәге 50 гә якын кеше (татарлар, руслар, чуашлар) үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр.
Баян моңнарына кушылып башкарылган җырлар, катнашучыларның һәм бәйгене оештыручыларның йөзләрендә балкыган елмаю бәйрәм мохитен тудырды. Кунакларны китапханәләр системасы директоры Ирина Телешева сәламләде, барысына да уңышлар теләде. Бәйге 4 номинация буенча узды. “Шигырьне сәнгатьле уку“, “Авторның атаклы якташыбыз Хәсән Туфанга багышлап язган шигыре“, “Рәсем сәнгате (шагыйрь әсәрләре буенча иллюстрацияләр)“. “Мультимедияле презентацияләр“.
Якты, дулкынландыргыч булды катнашучыларның чыгышлары. Фирдәүс Гыйльфанованың чыгышы аеруча да истә калырлык булды. Ул тыңлаучыларны һәм жюрины үзенең артистлык осталыгы һәм Туфан шигъриятен күңел аша үткәреп кабул итүе белән таң калдырды.
Туган теле – рус теле булган Диана Ихтонова татар телендә матур итеп Хәсән Туфан шигырьләрен сөйләде.
Дарья Маркелова, Анастасия Башкирова, Олеся Котанкина, Гөлнара Мирзина шигъри юлларга, текстны образлы тапшыруга аерым якын килгәннәр. Илназ Морадыймов, Александра Маненкова, Рәзилә Кузюрова, Айгөл Мингазова да яхшы чыгыш ясадылар. Әлфия Ярмөхәммәтова, Эльвира Шәйгәрданова, Римма Заһидуллина, Тәгъзимә Низамова Хәсән Туфан шигырьләренә иҗат ителгән җырларны башкарганда күзләр яшьләнде хәтта. Әсхат Лотфуллин баянда музыкаль әсәрне бик оста башкарды.
Жюри әдәби берләшмә әгъзалары Александра Евграфова, Зинаида Жаркованың чыгышын да билгеләп үтте. Алар Туфан лирикасын тирән аңлауларын күрсәттеләр: Геннадий Якимовның, Айзилә Галиеваның Туфан шигъриятенә мәхәббәте аларның үзләре иҗат иткән шигырьләрендә чагылды. Айзилә Шәлиева кызыклы мультимедиа презентациясен әзерләгән.
Хәсән Туфанга багышланган көн вакыйгаларга, тәэсирләргә бай булды. Составында Валентина Селезнева, Лилия Сәхабетдинова һәм Әлфирә Галиева булган компетентлы жюри нәтиҗәләр ясаган арада, программаны алып баручы Фәһимә Гатина “Туфан исеме – гасырларда“ китап-иллюстрация күргәзмәсе белән таныштырды, төрле басмаларда дөнья күргән Туфан турындагы яңа язмалар турында сөйләде. Бөтен катнашучылар да очрашу истәлеге итеп Рәхмәт хатлары, призлар белән бүләкләнделәр.
Фото Аксубай китапханәсе архивыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев