Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

«Хәзинә» галереясенә март аенда бушлай килергә мөмкин

Галереядә Бакый Урманче, Харис Якуповның хезмәтләре тәкъдим ителә, шулай ук берничә күргәзмә уза.

31 мартка кадәр казанлылар һәм шәһәр кунаклары Казан Кремле территориясендә урнашкан Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә бушлай була алалар.

Галереядә Бакый Урманче һәм Харис Якуповның эшләре тәкъдим ителә, рәссам София Кузьминых, Вәкил Шәйхетдиновның 70 еллыгына, шулай ук Владимир Нестеренконың «Художественный анархизм» дип аталган декоратив-гамәли сәнгатькә караган берничә күргәзмә эшли, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте.

3 мартта Абрек Абзгильдинның 85 еллыгына багышланган тагын бер күргәзмә ачылачак.

Галерея сишәмбедән якшәмбегә кадәр 10:00дән 18:00гә кадәр эшли, пәнҗешәмбе — 11:00 дән 20:00 гә кадәр, дүшәмбе — ял көне.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев