Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Хәзер Ходай тарафыннан онытылган авыл түгел инде

Быел Югары Баланда авылына кадәр вак таш салынган юл төзелде

Бу авылда халык саны егермедән артмый. Ләкин ул, Кәкре Күл авыл җирлеге башлыгы Сергей Елисеев сүзләренчә, юл эшләре тәмамланганнан соң авыл кешеләре өчен генә җәлеп иткеч булмаячак.

– Минем сыйныфташым бу авылда туып-үскән, пенсиягә чыккач туган авылына кайтып урнашырга иде нияте, бары тик юлсызлык кына куркытты. Хәзер, һичшиксез, кайтачак. Авылда туып-үсеп, читтә яшәгән кайберәүләр авылдан йортлар сатып алдылар, җәй көне шәһәрдән бирегә яшәргә кайталар. Бер аксубайлы монда җир участогын рәсмиләштереп йөри. Район үзәгенә дә ерак түгел, бәлки әле яшьләр дә тартылыр, – дип фикерләре белән бүлеште авыл җирлеге башлыгы.

Ул авылга керә торган агач күпернең куркыныч авария хәлендә, төшү юлының артык текә булуы хакында шундый ачынып сөйләде. Хәзер исә күпер урынына ике метрлы бетон торба салганнар, төшү-күтәрелү юллары да җайланган.

Югары Баландага юлны якташыбыз, юл остасы Павел Жарков җитәкләгән «Алексеевскдорстрой» АҖ бригадасы төзеде.

– Төзелеш кечкенә авылларга юллар салу федераль максатчан программасы кысаларында алып барылды. Вак таш салынган юлның озынлыгы дүрт километр, киңлеге – биш метр ярым. Проект буенча трассада, елгаларда һәм авылга керү юлындагы зур чокырда тимер-бетон су агызу торбалары урнаштырылды. Урамнарга керү юллары, ике әйләнү мәйданчыгы төзелде: берсе – уң яктан фермага, берсе Югары Баланда ягында трасса тәмамланган урында павильон урнаштыру белән, – дип сөйли оста.

Авылга якынлашканда без аның матурлыгына сокландык – табигате искиткеч. Бәлки, тиздән ул туристларның да яраткан урынына әйләнер – чөнки 
юлның уң ягында “Актай” агрофирмасының атлар фермасы урнашкан, юл төзелү белән монда чынлап та туристлык маршруты эшләнергә мөмкин. Ә бәлки, Югары Баланда авылы дача поселогы “статусы” алыр.

Түбән Камадан Матросовлар гаиләсе өчен ул йөрәккә якын почмак, кече Ватан. Кызлары Евгения безгә җылы сүзләр юллаган:

– Юл мәсьәләсе Россия өчен иң җитди мәсьәлә. Без әти-әни белән озак вакыт Аксубай районының Кәкре Күл һәм Югары Баланда авылларында яшәдек. Урыннар искиткеч, табигате дә, кешеләре дә гүзәл. Тик, беләсезме, яңгырлар сезонында мәктәпкә пычрак ерып барулар, техника хәрәкәтеннән соң калган юлдагы тирән чокырлар. Сиңа кадәр ашыгыч ярдәм күрсәтүчеләрнең дә, янгын сүндерүчеләрнең дә килеп җитә алмавы, хәтта ипи сатып алырга сәүдә лавкасының да узмавы гайрәтне кайтара шул. Хәзер минем гаиләм шәһәрдә яши, әмма күңел кайчакта туган якка тартыла.

Безнең Югары Баландада дачабыз бар. Юл салыну белән хәзер бирегә килү тагын да күңеллерәк булачак. Россия авылларына шундый юллар салынса, салалар бушап калмас иде. Авылның иң мөһим проблемасын хәл итүдә ярдәм иткән эшлекле кешеләргә ихлас күңелемнән зур рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә. Юллар төзелеше, безнең авыл кебек, Ходай тарафыннан онытылган салаларга сулыш өрер дигән ышаныч уята. Бары тик башланган бу игелекле эш азагына кадәр җиткерелсен иде. Юллар булса – тормыш та була. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев