Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Хәйрия акциясе старт алды

Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча Аксубай район Советы, “Бердәм Россия“ партиясенең ВПП ТРО җирле бүлеге районда “Балага мәктәпкә җыенырга булыш“ хәйрия акциясе үткәрә.

Акция аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга, ятим балаларга, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче сабыйларга һ.б.ларга уку өчен кирәк булган барлык әйберләрне (мәктәп сумкасы, язу өчен кирәк булган әйберләр) сатып алуда ярдәм итү максатыннан үткәрелә.

Быел 1 сентябрьдә безнең районда  беренче сыйныфка 271 бала бара. Шуларның 96 сы безнең ярдәмгә мохтаҗ (50 малай һәм 46 кыз).

Шуңа бәйле Попечительлек Советы предприятиеләргә, оешмаларга, шәхси эшмәкәрләргә Республика акциясен хупларга һәм “Балага мәктәпкә җыенырга булыш“ хәйрия акциясендә актив катнашырга һәм беренче сыйныфка баручы сабыйга мәктәп букчасы (рюкзак) һәм канцелярия әйберләре сатып алуда иганәче ярдәме күрсәтергә чакыра.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев