Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Хәтер марафоны

Кәкре Күл урта мәктәбендә Советлар Союзы Герое Григорий Романовны хөрмәтләп искә алалар.

Әлеге белем бирү учреждениесе аның исемен горур йөртә. Романовның туган көнендә монда тантаналы чара узды. «Истоки» туган якны өйрәнү түгәрәгенә йөрүчеләр аның Бөек Ватан сугышында фашистларга каршы көрәштә күрсәткән батырлыгы турында сөйләделәр.

Тантанада катнашучылар аны бер минутлык тынлык белән искә алдылар, аның һәйкәле итәгенә чәчәкләр салдылар. Григорий Романовның туган көненә багышланган «Хәтер марафоны» кысаларында Кәкре Күл мәктәбе агитбригадасы Савгач урта һәм Иске Савруш төп мәктәпләрендә булды.

Яшьтәшләре белән очрашу кызыклы, эчтәлекле килеп чыкты. Кәкрекүллеләр үзләренең геройлары, мәктәп тормышы турында сөйләделәр, әлеге мәктәпләрдә белем алучы яшьтәшләренең ничек укуы, ниләр белән мавыгулары турында белделәр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев