Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Хорда җырлау – укучыларның яраткан шөгыле

Савгач урта мәктәбендә музыкага кызыксыну зур.

Бу фәнне югары класслы профессионал Владимир Егоров алып бара. Ул мәктәп укучыларын музыкага өйрәтү буенча авторлык программасына ия. Иң мавыгучылар дәрестән соң түгәрәкләрдә шөгыльләнә.

Хор  – музыкаль педагог эшендә мөһим юнәлеш.

Владимир Павлович һәр укучының сәләтен белә. Савгач урта мәктәбе хоры-иң сыналган тамашачыны да үзенең иҗаты белән шаккатыра ала торган вокаль коллектив. Аның репертуарында халык җырлары, классик, заманча җырлар. Балалар музыкаль әсәрләрне кызыксынып өйрәнәләр, үз педагогларын ярты сүздән аңлыйлар. Катнашучылар ел саен алмашынып тора: чыгарылыш укучылары мәктәпне тәмамлап киткәч, аларга алмашка яшь башкаручылар килә. Укытучы талантларны таный һәм үстерә.

Владимир Егоров тәрбияләнүчеләре район, республика конкурсларында берничә тапкыр призлы урыннар яуладылар.

 

Фото: Владимир Егоровның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев