Хәмдүнә Тимергалиева белән хушлашу урыны һәм вакыты билгеле булды
Иртәгә Тукай исемендәге филармония бинасында Татарстанның халык артисты белән хушлашалар.
Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева белән хушлашу иртәгә сәгать унда Казан шәһәре, Павлюхин урамындагы 73 йортта урнашкан Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә була. Бу хакта филармониянең матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Хәмдүнә Тимергалиева Казанда җирләнәчәк», — диелә хәбәрдә.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев