Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Хөкүмәт аз керемле гаиләләргә түләү өчен тагын 14 миллиард сум бүлеп бирде

Ярдәм 8 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балаларын ялгыз тәрбияләүче ата-аналарга күрсәтеләчәк.

Төбәкләр тулы булмаган һәм аз керемле гаиләләргә түләү өчен тагын 14 миллиард сумга якын акча алачак. Бу төр ярдәм 8 — 17 яшькә кадәрге балаларын тәрбияләүче ялгыз ата-аналарга күрсәтеләчәк. Тиешле боерыкны РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады.

«Федераль үзәк аз керемле гаиләләргә ярдәм күрсәтүне дәвам итә. 13,8 млрд. сумнан артык акча төбәкләргә тулы булмаган гаиләләрдә үсә торган 8 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар өчен айлык пособиеләр түләүгә өстәмә рәвештә җибәреләчәк», — дип билгеләп үтелә документ текстында.

Тулы булмаган аз керемле гаиләләрдәге балалар өчен түләү илдә 2021 елның 1 июленнән Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә кертелде. Түләүләр күләме регионда яшәү минимумы суммасының яртысына тигез-уртача 5,5 мең сум.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев