Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Хөкем ителгәннәргә – район тарихы турында

Федераль җәзаны башкару хезмәте хезмәткәрләренең эшчәнлек юнәлешләренең берсе – җинаять-башкарма инспекциясендә хисапта торучы балигъ булмаган балаларга экскурсия оештыру.

Чираттагы экскурсияне Аксубайның туган якны өйрәнү музеена оештырдылар.
– Һәр кеше үзенең авылы, гаиләсе тарихын белергә тиеш, – дип сөйли ТР буенча РФ ФКУ ҖБИ ФҖБХ Идарәсе Нурлат муниципальара филиалы өлкән инспекторы, эчке хезмәт майоры Антон Садилин. – Аксубай районының – тарихы бик бай, күп кенә атаклы якташлар Аксубай җирендә туып үскән. Һәм балаларга үрнәк булырдай кешеләр – җитәрлек. Интеллектуаль үсеш һәм әхлаки тәрбия өчен мондый экскурсияләр – бәяләп бетергесез.

Музей директоры Әлфия Нурхамәтова район тарихына экскурсия оештырды, балаларны музей экспонатлары белән таныштырды, музейга нигез салучы Василий Волков һәм районны данлаган башка атаклы кешеләр турында сөйләде, шулай ук футбол буенча Дөнья чемпионатына багышланган эшләр күргәзмәсе белән таныштырды.

Балалар белән бергә экскурсиядә Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор Венер Хамматов та булды. Ул шулай ук “мәдәни тәрбия“нең уңай мизгелләрен билгеләп үтте.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев