Хисап палатасы эчәргә яраклы суы иң пычрак булган төбәкләрне атады
Исемлектә шулай ук Архангельск, Владимир, Ленинград һәм Новгород өлкәләре дә бар.
Свердловск өлкәсе - Россиянең эчәргә яраклы суы иң пычрак булган төбәге дип табылган.
Бу хакта РИА Новости агентлыгы 2012-2020 елларда су объектларын экологик тернәкләндерү чараларына анализ ясау нәтиҗәләре буенча Хисап палатасы хисабына сылтама белән хәбәр итә.
Исемлектә шулай ук Архангельск, Владимир, Ленинград һәм Новгород өлкәләре дә бар.
Моннан тыш, гигиена нормативларына туры килми торган су пробалары иң еш ачыкланган ун төбәк арасына төрле елларда Киров, Кемерово, Түбән Новгород һәм Пенза өлкәләре кергән.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев