Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Хезмәттә үткән гомер

Кешенең бөтен тормышы хезмәттә үтә икән, димәк аның гомере заяга узмаган.

Авыл хуҗалыгы ветераны Рәшит Сабиров нәкъ менә шундый тормыш юлы уза. Ул бүген дә  үзе сайлаган һөнәргә тугры һәм лаеклы ялда булуына карамастан аңа таләп зур. Рәшит Сабиров шул көннәрдә 65 еллык юбилеен билгеләп үтте.

Авыл хуҗалыгы тармагында аның  эш тәҗрибәсе әйтеп бетергесез. Хезмәт кенәгәсендә беренче язма аңа нибары 15 яшь булган 1968 елда кертелгән. Каникул вакытларында колхозда эшләп, әти-әнисенә ярдәм иткән ул.

Агроном һөнәрен армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң Лаеш авыл хуҗалыгы техникумында үзләштерә. Ул вакытта бу һөнәр авылда иң абруйлы санала. Яшь белгечне үзләренең “Дружба“ колхозына баш агроном итеп билгелиләр.

Монда ул тугыз ел хезмәт куя, читтән торып авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый.
– Бөтен хезмәт юлымны күз алдыннан үткәреп  шуны әйтәсем килә, “Уңыш“ колхозы рәисе булып эшләгән еллар иң кызыклысы булган, – дип искә ала Рәшит Сәлих улы.

–  Шулай ук иң нәтиҗәлесе дә, чөнки ул вакытта без алдан планнар төзи, аннан аларны тормышка ашыра идек. Кыскасы, тырышлыгыбыз канәгатьлек китерә иде. Ә коллектив эшкә сәләтле, тырыш иде.

Эшчәнлекнең барлык тармаклары: сөт җитештерү, игенчелек буенча без районда алдынгы позицияне тоттык. Киләчәк турында уйладык, төзелеш эшләре алып бардык. Һәм барысына да ирештек! Ул чорда бергә эшләгән кешеләрне еш искә алам.

Авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе ирешкән уңышлары өчен район  һәм тармак җитәкчелеге тарафыннан лаеклы бүләкләр алган.
Хезмәт юлының аерым үзенчәлекле чоры – ул сельхозтехника оешмасы.

Механикалаштырылган отряд ул елларда район буенча гына түгел, республика буенча да ирешелгән күрсәткечләре белән дан тота. Предприятие өчен авыр чор килә. Берничә тапкыр үзгәртеп коруларга карамастан Рәшит Сәлих улы коллективта кала.

Тугыз ел буена Ленин бүлегенең башкарма директоры булып эшли, аннан соң  авыл хуҗалыгы предприятиесе базасында  оешкан  агрофирмада агроном-орлыкчы вазифасын башкара. Ветеран бүген дә кыр эшләре белән янып яши.

Әлеге  тырыш һәм киеренке хезмәт еллары дәвамында шатлыгын да, кайгысын да тормыш иптәше Алсу Рәхимҗан кызы бүлешә. Төпләп урнашканчыга кадәр аларга районның төрле авылларында  яшәргә туры килә. Балалары да төрле авылларда дөньяга килгәннәр.

Унҗиде ел элек Аксубайда үз йортларын төзеп кергәч кенә аларның тыныч, уңайлы тормышы башлана. Бүген алар йортына оныклары теләп кайталар. Сабировларның биш оныклары үсеп килә.

Уллары да кызлары да тормышта үз юлларын тапканнар: олы уллары Радик журналист һөнәрен сайлаган, бүген республиканың “Идел“ журналын җитәкли, Рөстәм  хокук саклау органнарында хезмәт куя – эчке эшләр бүлегенең участок инспекторы.

Лилия, әнисе кебек, педагог.   Ул гаиләсе белән Азнакайда  яши. Әти-әниләре балалары белән чын-чылап горурланалар, оныкларына исә сөенеп туя алмыйлар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев