Хезмәтләрен хөрмәтләп
Аксубай муниципаль район Советы утырышында бүләкләү булды.
Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүгә һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруга зур өлеш кертүе өчен Аксубай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Илдар Ислямов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Аксубай муниципаль районында җирле үзидарәне үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Кәкре Күл авыл җирлеге башлыгы Сергей Елисеев Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Рәхмәт хатына лаек булды.
Сайлауларны оештыруда күрсәткән хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең мактау билгесенә 572 нче Аксубай УИК рәисе, район башкарма комитетының балигъ булмаганнар арасында уңышсыз гаиләләрне һәм хокук бозуларны профилактикалау буенча инспекторы Фоат Абдуллин лаек булды.
Татарстан Республикасы сайлау системасын үстерүгә зур өлеш керткәннәре өчен район территориаль сайлау комиссиясе рәисе, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Наталья Сорокина, 580 нче Иске Ильдеряк УИК рәисе, Иске Ильдеряк авыл мәдәният йорты методисты Татьяна Зайцеваны Үзәк сайлау комиссиясенең Мактау грамотасы белән бүләкләделәр.
VIII чакырылыш РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларны әзерләү һәм үткәрү буенча актив һәм нәтиҗәле эше өчен Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе Рәисенең Рәхмәт хаты 617 нче Иске Кыязлы участок сайлау комиссиясе рәисе, Аксубай муниципаль районы шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башкарма комитетының бухгалтер исәбе буенча баш белгече Альбина Мәтәлиевага тапшырылды.
Һөнәри бурычларын намус белән үтәгәне, хезмәт эшчәнлегендәге уңышлары һәм нәтиҗәле хезмәте өчен Аксубай муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатын Аксубай муниципаль районының Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасының әйдәп баручы белгече Галина Анисимова алды.
Иганәчелек ярдәме, үз эшчәнлеге өлкәсендә инициатива күрсәткәне һәм шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе территориясен төзекләндерү эшләрен башкаруда күрсәткән ярдәме өчен шәхси эшмәкәр Валентин Охотников район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев