Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау: Аксубай районының социаль тармак хезмәткәрләре нәтиҗәләр ясадылар
Район хакимияте залында ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең хезмәт коллективлары җыелышы булып узды.
Утырышны Аксубай районы башлыгы Камил Гилманов ачты. Ул узган елның барысы өчен дә авыр булуын билгеләп үтте. Әмма, аның сүзләренә караганда, куелган бурычларның күбесен тормышка ашыру мөмкин булган.
2020 елда 4 нче республика үзәгенең социаль яклау һәм матди түләүләр бүлегенә телдән һәм язмача 10 меңгә якын мөрәҗәгать кергән. Бүлек җитәкчесе Елена Зайцева үз чыгышында 2001 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә торган яңалыкларны билгеләп үтте.
Аның сүзләренә караганда, быел түләүләрне билгеләү тәртибе үзгәрә. Түләүләр алуга хокуклының салымнар һәм җыемнар буенча бурычы булган очракта, түләүләр тәкъдим итү 90 көнгә кадәр туктатылачак. Бурычны каплаган очракта, түләүләр гариза бирү датасыннан яңартыла, әҗәт капланмаганда түләүләрне башкарудан баш тарту турында карар кабул ителә.
Социаль контракт кысаларында (гаиләне социаль адаптацияләү программасы) матди ярдәм алу шартлары кертелде. Әйтик, ялгыз ана бүлеккә, алга таба баланың атасыннан алимент түләттерү буенча мөрәҗәгать иткән очракта, ата булуны билгеләү мәҗбүри шарт булып тора. Бу бала әнисеннән генә түгел, ә әтисеннән дә матди ярдәм ала алсын өчен эшләнгән.
Эшкә урнашуга социаль контракт төзегәндә дүрт ай дәвамында билгеле бер сумма түләнә, ягъни 40 мең сум тирәсе акча алырга мөмкин. Шулай ук үзмәшгульләр яки шәхси эшмәкәрләр социаль яклау бүлегенә 75 мең сум күләмендә матди ярдәм алу өчен мөрәҗәгать итә алалар.
–Агымдагы елга без түбәндәге бурычларны куйдык: фәкыйрьлеккә каршы көрәш, яшәү минимумыннан түбәнрәк керемле гражданнар санын киметү, гражданнар тарафыннан электрон хезмәт күрсәтү өчен шартлар тудыру, аеруча мохтаҗларга ярдәм күрсәтү, инвалидларны һәм инвалид балаларны реабилитацияләү. Бердәм команда эше нәтиҗәсендә без аларны тормышка ашырырбыз дип өметләнәм, – дип ассызыклады Елена Зайцева.
Районда эшсезлек дәрәҗәсе 0,16 дан (24 кеше) 1,7 процентка кадәр (243 кеше) арткан. Бу хакта халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Иван Маклаков сөйләде.
«Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» проекты кысаларында 50 яшьтән өлкәнрәк 87 граждан укулар узган. 17 эшсез граждан һәм 1 эшсез инвалид «каравылчы» һөнәрен үзләштергән. "Хатын-кызларны эшкә урнаштыруда ярдәм итү – өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем алу шартлары тудыру" федераль проекты ярдәмендә өч яшькә кадәрге баланы тәрбияләү буенча ялда булу чорында, шулай ук хезмәт мөнәсәбәтләрендә булмаган һәм мәшгульлек хезмәте органнарына мөрәҗәгать иткән мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган хатын-кызларны яңадан укыту һәм квалификацияләрен күтәрү оештырылган.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге шулай ук эшсез гражданнарга психологик ярдәм күрсәтү буенча хезмәт күрсәтә. Аны 86 кеше алган. Район күрсәткече буенча 259 инвалид эшкә урнаштырылган.
Гомумән, чыгыш ясаучы сүзләренә караганда, план барлык күрсәткечләр һәм критерийлар буенча да диярлек үтәлгән. Ул ассызыклаганча, эш эзләүгә гариза биргәндә эшсезләр өч ай дәвамында 12130 сум күләмендә, 4 айдан 6 айга кадәр – 5000 мең сум күләмендә псобие ала алалар, минималь пособие күләме 1500 сум тәшкил итә.
– Һәрвакытта да белем алу, лаеклы эш табу мөмкинлеге бар. Быел эшсезләр санын киметеп булыр дип ышанасы килә – барысы да эшкә урнаштырылыр, – дип билгеләп үтте Иван Маклаков.
Хисап җыелышы ахырында «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют тәрбиячесе Энҗе Мәрдиева, халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең әйдәп баручы инспекторы Юлия Барсукова, Федоровка интернат -йорт директоры урынбасары Руфил Дәүләтшин, «Нежность» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсе шәфкать туташы Оксана Хәсәнова Аксубай муниципаль башлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев