Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Хезмәт өчен рәхмәт йөзеннән

Район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин Яңа Тимошкино авылында яшәүче хезмәт ветераны Яков Павловка «Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы» истәлек билгесен тапшырды.

– Район җитәкчелеге исеменнән район үсешенә керткән хезмәтегез өчен зур рәхмәт сүзләрен кабул итегез, – диде ул. – Сезнең хезмәт яшь буын өчен үрнәк булырга лаек.

Котлауларга район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева, Иске Тимошкино авыл җирлеге башлыгы Федор Степанов та кушылды.

Яков Григорьевич гомере буена колхозда механизатор булып эшли: сөргән, чәчкән, йөк ташыган. Техниканың төрле маркаларында эшләргә туры килә, ул елларда тракторлар механизатор өчен уңайлылыгы белән аерылып тормаган, салкыннан сакламаган. Механизатор барлак кыенлыкларны да җиңеп чыккан, колхоз җитәкчелеге йөкләгән бурычларны җаваплы башкарган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев