Хезмәт өчен җаваплылык хисе белән
«Аксубай» агрофирмасының «Смена» бүлекчәсе савымчы Светлана Антонова Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Ул үз эшендә тәҗрибәле хезмәткәр, терлекчелектә 33 еллык хезмәт тәҗрибәсе бар. Ә бу хуҗалыкта 12 ел эшли. Узган ел аның группасында бер сыердан уртача еллык савым 4857 килограмм тәшкил иткән, бер ел эчендә савымчы 37 баш бозау алуга ирешкән.
Эш нәтиҗәләре буенча Светлана Антонова районда күп тапкырлар призлы урыннарны яулады, агрофирма, район җитәкчеләре тарафыннан билгеләп үтелде, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Быел да ул яхшы нәтиҗәләргә ирешеп эшли.
– Светлана Юрьевна – товарлыклы-сөтчелек фермасында иң алдынгы савымчыларның берсе, – дип сөйли ферма мөдире Наил Нургатин. – Хезмәт сөючәнлек һәм үзенә йөкләнгән эшкә җаваплылык – аңа хас сыйфатлар.
Яңа Аксубайдагы товарлыклы-сөтчелек фермасында бердәм коллектив эшли. Бу көннәрдә «Смена»да биш тоннадан күбрәк сөт савалар, бу узган елның апрель ае күрсәткечләре белән чагыштырганда 105 процентны тәшкил итә. Бу нәтиҗәләрдә Светлана Антонованың да хезмәт өлеше бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев