Хайваннарга яхшы мөгаләмәдә булырга
Узган ел ахырында хайваннар белән яхшы мөгаләмәдә эш итү турында закон кабул ителде. Безнең тормыш дүрт аяклы дусларыбыздан башка бик үк тулы булмас иде.
Хайваннарга карата закон буенча рөхсәт ителгән чикләрне ничек бозмаска? Бу сорауларга Дәүләт ветеринария инспекторы, Татарстан Республикасы Баш ветеринария идарәсенең территориаль бүлеге җитәкчесе Ольга Алексеева җавап бирде.
– Бу закон аларны яклау, әхлаклылыкны ныгыту, хайваннар белән эш иткәндә гуманлык принципларын үтәү максатларында кабул ителде. Закондагы яңалыклар нигезендә, хайваннар кешенең кырыслыгыннан, дорфалыгыннан якланырга тиеш. Хайваннарга авыртуны бастыра торган препаратлар кулланмыйча ветеринар яки башка төрле дәвалау процедуралары үткәрү, бер хайванны икенчесенә өстерү, приютка билгеләгәнчегә кадәр хуҗаларының үзләрендә тоту бурычларыннан баш тартуы, махсус билгеләнмәгән урыннарда хайваннар белән сәүдә итү рөхсәт ителми.
Закон чыгаручылар шулай ук хайваннар өчен сугышлар оештыру һәм үткәрүне, хайваннарда имгәнүләр китереп чыгара торган тамаша чараларын оештыруны һәм уздыруны тыя. Шулай ук хайваннар белән рәхимсез мөгамәләне пропагандалау да тыела. Йорт хайваннарын өйдә тотканда, аларның хуҗаларына күпфатирлы йортта яшәүче затларның гомуми кагыйдәләрен һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәргә кирәк.
– Йорт хайваннарын урамда йөрткәндә хуҗа нинди кагыйдәләрне үтәргә тиеш?
– Йорт хайваннарын һава суларга алып чыкканда гражданнарның да, хайваннарның да иминлеген мәҗбүри тәэмин итү шарты белән урамга чыгарырга кирәк. Потенциаль куркыныч этләрне борынлыксыз һәм баусыз урамда йөртү катгый тыела. Федераль закон таләпләрен бозган өчен хайван хуҗалары һәм башка затлар РФ законнары белән билгеләнгән тәртиптә административ, җинаять һәм башка җаваплылыкка тартылалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев