Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Хаҗ турлары 30 процентка кыйммәтләнәчәк

Согуд Гарәбстаны Корольлегенә белән Россия арасында турыдан - туры рейслар юк

Согуд Гарәбстаны Корольлегенә туры рейслар булмау һәм курс аермасы булу сәбәпле, хаҗ турлары 30 процентка артачак һәм 3 мең долларга җитәчәк. Җомга, 8 апрельдә, «Известия» газетасы шул турыда хәбәр итте. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы яза.

Доллар бәясе 90-100 сумга кадәр күтәрелсә, Америка валютасында исәпләнгән хаҗ бәясе артачак дип саный белгечләр. Шулай ук бәя артуга турыдан-туры авиарейслар булмау да йогынты ясый.

«Бәянең, ким дигәндә, 30 процентка артуы ихтимал. 3 мең долларга җитәчәк. Әмма Россия мөселманнары арасында хаҗга ихтыяҗ барыбер зур булачак. Ике ел пандемия, ике ел хаҗсыз тору үзе турында сиздерәчәк», - дигән «Известия»га РФ Диния нәзарәте башлыгы урынбасары Рушан Аббясов.

Хаҗның бәясе, чыннан да, чартер рейслары булмау сәбәпле, югарырак булачак. Һәрхәлдә, әлегә Согуд Гарәбстаны Корольлегенә белән Россия арасында турыдан - туры рейслар юк, диелә хәбәрдә.

Хаҗ гадәттәгечә Рамазан тәмамланганнан соң ике ай һәм 10 көннән соң башлана. Рамазан ае быел 2 майда тәмамлана, ягъни июль аеннан хаҗ кылырга мөмкин булачак.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев