Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

КФУ профессоры: Августта җылы көннәр булуы мөмкин

“Циклон ул – чокыр, барыбер берәр кайчан тулачак. Аннан Көнбатыш Европадагы эсселек безгә күчәр дип ышанабыз”, - диде Юрий Переведенцев.

Августның беренче ункөнлегендә җылы һава торышы көтелми, ләкин август дәвамында әле эссе көннәр булуы бик ихтимал. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясендә КФУның атмосфера метеорологиясе, климатологиясе һәм экология кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев әйтте.

Аның сүзләренчә, августта уртача айлык температура нормадан ике градуска түбәнрәк булуы көтелә. Бигрәк тә, беренче декадада җылы көннәр фаразланмый. Переведенцев әйтүенчә, хәзер температура түбәнәйгән декада узса, августта әле җылы көннәр булуы ихтимал.

“Бу җәйдә салкын һәм җылы һава дулкыннары гел алмашып торды. Табигатьтә гел бертөрле була алмый. Циклон ул – чокыр, барыбер берәр кайчан тулачак. Аннан Көнбатыш Европадагы эсселек безгә күчәр дип ышанабыз”, - диде профессор.

Россия Гидрометеорология үзәге сайтыннан күренгәнчә, алдагы бер атнада төнлә һава температурасы 9-10 градус, көндез 16-17 градустан артык түгел. Явым-төшем көтелә.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев