Кешеләр сәламәтлегеннән дә кыйммәтрәк нәрсә юк
Якшәмбе көнне Россиядә Медицина хезмәткәре көне билгеләп үтелә
Кешеләр сәламәтлегеннән дә кыйммәтрәк нәрсә юк Һөнәр ияләре Һөнәри бәйрәм алдыннан без Аксубай район үзәк хастаханәсе баш табибы Марсель Ислямов белән очраштык.
Ул район сәламәтлек саклау системасының бүгенге көндә ничек яшәве, андагы кадрларга бәйле хәл, проблемалар һәм перспективалар турында сөйләде.
– Марсель Ирек улы, Аксубай район үзәк хастаханәсендә барган үзгәрешләрне күрми калу мөмкин түгел. Сәламәтлек саклау системасының үсеше, тулаем алганда, безнең районда да, аерым алганда, яңа дәрәҗәгә күтәрелдеме?
– Районда берничә еллар дәвамында «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» федераль программасы уңышлы гамәлгә ашырыла. Ул ФАПларны төзекләндерүгә дә, төзүгә дә, җиһазландыруга да кагыла. Узган елларда күп эшләр башкарылды, бу хакта без күптапкырлар сөйләштек.
Катлаулы икътисадый хәлгә карамастан, программа эшләвен дәвам итә. Сәламәтлек саклауның беренче звеносын модернизацияләү кысаларында Емелькино авылында быел модульле ФАП урнаштырабыз, август ахырына ул куллануга тапшырылачак. Сүз уңаеннан, программа гамәлдә булган елларда районда 14 модульле ФАП төзелде. Параллель рәвештә тагын дүрт – Киса, Беловка, Түбән Баланда һәм Дума фельдшер-акушерлык пунктын ремонтлыйбыз. Район буенча биш-алты ФАП кына колачланмаган килеш кала, әмма алар алдагы еллар планына кертелгән.
Бүгенге көндә халыкка 43 ФАП, Иске Ибрай табиблык амбулаториясе, район үзәк хастаханәсе поликлиникасы тарафыннан амбулатория-поликлиника ярдәме күрсәтелә. Шул ук программа буенча район үзәк хастаханәсендә күчмә рентген-аппаратын һәм УЗИ- аппаратын алу көтелә. Алар безгә бик тә кирәк. Әйтик, травматологик операция ясала, операция бүлмәсендә үк рентген һәм шунда ук коррекция ясау мөмкин булачак. Күчмә ультратавыш төрле клиник хәлләрдә диагностика кую өчен хезмәт итәчәк.
– Күп еллар без кадрлар, беренче чиратта табибларга кытлык турында сөйлибез. Бүген бу проблема ни дәрәҗәдә кискен тора?
– Аксубай үзәк район хастаханәсе штатында – 321 кеше, шулардан –– 33е табиблар, калганы урта медицина персоналы һәм башка персонал. Табиблар белән тәэмин ителеш 59 процент тәшкил итә. Кызганычка каршы, кадрлар белән проблема безнең районда гына түгел, ә башка район үзәк хастаханәләрдә дә күзәтелә. Бүгенге көндә фельдшерларның өчтән бер өлеше пенсия яшендә, күпчелеге участокта яшәми, ә бит беренче медицина ярдәме күрсәтүдә һәр секунд әһәмияткә ия.
Кадрлар – беренче чираттагы мәсьәлә һәм без аны хәл итү өстендә эшлибез. Табиблар белән тәэмин итү өлкәсендә социаль ярдәм чаралары: «Земский доктор» федераль программасы һәм региональ программа, шул исәптән торак арендалауны компенсацияләү дә бар.
– Шулай да яшь табиблар районга киләме?
– Әйе, шул ук дәүләт программалары ярдәмендә. Былтыр безгә яшь гаилә, терапевт һәм дерматовенеролог килде. «Земский доктор» программасы өстәмә түләүләр алуны тәэмин итә – һәр кешегә бер миллион ярым сум акча һәм шул ук вакытта яшь белгечләргә социаль ипотека буенча торак алуга грант бүлеп биреп, республика ярдәм итә. Табибларга – торак, ә район үзәк хастаханәсенә якындагы биш елга – кадрлар, алар алга таба программа кысаларында эшләү өчен генә түгел, ә районда бөтенләйгә калырлар, дип өметләнәбез.
– Быел Аксубай район хастаханәсен Республика клиник хастаханәсе үз канаты астына алдымы?
–Безнең хастаханәне генә түгел, бөтен Кама аръягы зонасын да үз кайгыртуына алды. Бу медицина ярдәме күрсәтү эшендә зур алга китеш, авыруларны декомпенсацияләү куркынычы югары булган авырулар регистры булдырылган. Эш төгәл төзелә: без пациентка диагностика үткәрәбез, авыруны исәпкә алабыз, стационарга билгелибез. Бүгенге көндә 93 койкада 105 авыру дәвалана. Һәр катлаулы очрак буенча безгә РКХ белгечләре консультация бирә. Кирәк булганда РКХ белгечләре районга килергә, операция ясарга һәм ашыгыч авырулар өчен авиация җибәрергә мөмкин. Бу үлем дәрәҗәсен киметергә мөмкинлек бирә. Республика коллегаларының бу юнәлештә эш тәҗрибәсе бик зур. Бер ел кураторлык чорында Спас районында үлүчеләр санын ике тапкырга киметкәннәр.
– Һөнәри бәйрәм уңаеннан хезмәттәшләрегезгә нинди теләкләр теләр идегез?
– Медицина хезмәткәренең хезмәте – ул кешеләр иминлеге өчен хезмәт итү. Хезмәттәшләр, сез кешегә бирелгән иң кыйммәтле байлык – гомер һәм сәламәтлек сагында торасыз. Көндәлек хезмәтегез сезгә канәгатьләнү, илһам һәм стимул алып килсен. Һәр эш көне һөнәри осталык һәм үсеш тарафына адым булсын. Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек телим.
ГӨЛҮЗӘ ГАБДРАХМАНОВА – 1989 елдан алып Аксубай район үзәк хастаханәсендә фельдшер-лаборант булып эшли, тәүлек эчендә ул төгәллегенә авыруларның диагностикасы бәйле булган йөзгә якын тикшеренү үткәрә.
ВАЛЕНТИНА АЛЬДИВАНОВА – процедура кабинеты шәфкать туташы, хезмәт стажы – 43 ел. Кешеләргә хезмәт итүдән дә мөһимрәк һөнәр юк дип саный ул. Район үзәк хастаханәсенең өлкән шәфкать туташы Марина Власова сүзләренә караганда, Валентина Ильинична эштә бик җаваплы, авырулар белән игелекле мөгамәләдә, барысы белән дә һәрвакыт уртак тел таба.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев