Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Кем кая, ә Аксубай журналистлары – Сабан туена

Аксубай редакциясе Татмедиа Сабан туенда катнашачак.

Ул бүген Сабада Татарстан массакүләм мәглүмат чаралары хезмәткәрләре өчен «Татмедиа» АҖнең 15 еллыгы уңаеннан узачак.

Район газетасы коллективы иртә таңнан бренд футболкаларында һәм Аксубай районы әләме белән юлга чыкты.

Массакүләм мәгълүмат чаралары Сабан туенда Татарстан медиахолдингы канаты астында эшләүче 107 редакция, 500 дән артык кеше катнашачак. Сүз уңаенда, Сабан туена журналистлар гына түгел, аларның гаилә әгъзалары да, балалары да чакырылган.

Бу хезмәттәшләр һәм дуслар белән бергә узган онытылмаслык һәм күңелле көн булачак.

Иҗат кешеләре өчен бәйрәм программасы күпкә алдан әзерләнгән. Димәк, һәркем ял итеп кенә калмыйча, үзен төрле бәйгеләрдә һәм спорт ярышларында сынап та карый алачак, чөнки Сабан туе программасында милли уеннар да, катнашучылар парады да, традицион бүләкләр җыю да, волейбол буенча беренчелек һәм милли көрәш тә бар. Татарстан Республикасы тарихында беренче тапкыр журналистлар арасында батырның исеме аталачак. Сүз уңаенда, хезмәттәшләрнең, шул исәптән спорттагы мавыгуларын белә торып, беренче журналистлар Сабан туе батыры булып кемнең каласын фаразлавы кыен түгел.

Сабада узачак бәйрәмгә рәсми затлар – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, «Татмедиа» Республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков та киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев