Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Кече Сөнчәле клубы каршында эшләп килүче «Парне» балалар фольклор коллективы өчен ел уңышлы булды

Кече Сөнчәле авылы клубының «Парне» балалар фольклор коллективының иҗат сандыгы быел сизелерлек тулыланды.

Кече Сөнчеледән яшь артистлар өчен 2021 ел конкурсларда һәм фестивальләрдә уңышлы чыгышлар белән истә калачак.

Якты чыгышлары, милли колоритны ачканнары өчен коллектив 2021 елның июнендә «Алафа» халык иҗатының XVII Халыкара бәйгесендә (Түбән Новгородта) I дәрәҗә дипломант исеменә лаек булды.

«Парне» UenFest Республика бәйгесе җиңүчесе булды, сайлап алу этабын узды; «Созерцание» Бөтенроссия сәнгать фестиваль-бәйгесендә (Санкт Петербургта) җиңү яулады (I дәрәҗә лауреат), «Свершение» Халыкара фестиваль-бәйгедә (Санкт Петербургта) җиңүче (II дәрәҗә лауреат) булды; «XXI гасыр кешеләре» Хәйрия фонды оештырган «Отражение» Халыкара фестиваль-бәйгедә III дәрәҗә лауреат булды. Бу аларның 2021 елның ноябрендә яуланган җиңүләре.

Авыл клубы җитәкчесе Вера Уканеева авыл балаларында халык мәдәниятенә мәхәббәт тәрбияли, аларны сәхнә сәнгатенә җәлеп итә. Коллектив репертуарында – борынгы йолалар, уеннар, биюләр, әйлән-бәйлән җырлары. Бу күп еллар элек яшь артистларның әби-бабалары башкарган җыр композицияләре. Яшь артистлар аларга яңа яңгыраш биргән.

Фото: Кече Сөнчәле авыл Мәдәният йорты архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев