Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Кече Акташка юл ел вакыйгасы булды

Урмандеево авыл җирлеге советының киңәйтелгән утырышында җирлек тормышыннан иң мөһим моментлар турында фикер алыштылар

Авыл җирлеге башлыгы Валерий Николаев 2023 елга башкарылган эшләр турында хисап тотты.

Соңгы елларда демографик күрсәткеч, кызганычка каршы, аска тәгәри. 2023 елда авылларда дүрт бала туган, тугыз кеше бакыйлыкка күчкән.

Бүгенге көндә җирлек территориясендә 1400 кеше яши: 262 пенсионер, 213 бала, җирлек территориясендә эшләүче – 300 кеше, 100 кеше җирлек чикләрендә хезмәт куя, югары уку йортлары һәм техникум студентлары 50 дән артык тәшкил итә. Шулай ук җирлек территориясендә 20 дән артык күп балалы гаилә яши. Урмандеево авыл җирлегеннән 19 кеше махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларны үти.

Җирлек территориясендә 300 шәхси ярдәмче хуҗалык, Александр Никитин, Алексей Гуляков, Валерий Семенов, Оксана Миронова, Родион Сидоров, Сергей Алексеев, Анатолий Мокин фермер хуҗалыклары актив эшләп килә. Николай Мокин, Владимир Кондратьев, Александр Семенов, шулай ук Петр Петров һәм Николай Гуляков гаилә фермалары да уңышлы үсә. Алексей Кондратьев җитәкчелегендә «Транспортник» ҖЧҖе актив эшли.

Авыл җирлеге территориясендә шулай ук «Волга-Селект» авыл хуҗалыгы предприятиесе эшчәнлек алып бара.

Шәхси хуҗалыкларда 633 баштан артык мөгезле эре терлек, шул исәптән 239 баштан артык савым сыеры бар.

2023 елда Урмандеево башлангыч мәк тәп- б а ла лар бакчасының ризык әзерләү блогы капиталь ремонтланган, Кече Акташ поселогы эчендә асфальт каплам белән яңа юл төзелеше тәмамланды. Бу объектны халык күптән көтте һәм автотрасса салыну белән күп кенә проблемалар хәл ителгән. Муниципаль берәмлек җитәкчесе халык исеменнән район җитәкчелегенә бу объектлар өчен рәхмәт белдерде.

2023 елда үзара салым акчасына 1041 тонна вак таш, 4 чүп җыю контейнеры сатып алынган, юлларны кышын карап тотуга акча бүлеп бирелгән, Заря, Урмандеево зиратлары коймалары алмаштырылган, Атлашкино зираты өчен материал сатып алынган, Сидул Ерыклы авылында су челтәрен салу төгәлләнгән, насос урнаштырылган, әмма аны эшләтеп җибәрүгә бәйле проблема бар.

Утырышта халыкның патриотик рухын да билгеләп үттеләр.

– Җирлек территориясендә ГСВГ, Хәрби Диңгез флоты, РВСН һәм Дәүләт куркынычсызлыгы гаскәрләренең запастагы хәрбиләре берлекләре актив эшли. Җирлектән 19 кеше махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычны үти, хатын-кызлар яшеренү челтәрләре үрәләр, мобилизацияләнгән якташлар белән очрашулар уздырыла. Узган ел Савгачта ветераннар штабы ачылды. Бу объектта яшьләр белән патриотик эш алып барыла, – дип билгеләп үтте Валерий Николаев.

Утырышта катнашучылар махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Александр Львовны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Урмандеево җирлеге узган елны Яңа ел бизәлеше буенча уңышлы төгәлләде. Сидул Ерыклы клубы район бәйгесендә – беренче, Урмандеево башлангыч мәктәп-балалар бакчасы – икенче урынны алды, Урмандеево авыл мәдәният йорты гран-при иясе булды. Авыл җирлеге яңа ел бизәлеше буенча республика бәйгесендә катнаша.

Киңәйтелгән утырышта агымдагы елга бурычлар билгеләнде.

Район башлыгы Илшат Заһидуллин узган елда депутатлар корпусының лаеклы эшен билгеләп үтте, утырышта катнашучылар тарафыннан яңгыраган барлык проблемалы мәсьәләләрне алга таба хәл итү өчен язып алды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев