Казанда яшь ярымлык кыз баланы үтергәннәр
Баланы атасы үтергән дип шикләнәләр.
Казанда яшь ярымлык бала мәете табылган. Ул үтерелгән. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсендә сөйләделәр.
Башлангыч версия буенча, баланы атасы үтергән. Хәзерге вакытта җинаять урынында оператив-тикшерү төркеме эшли. Фаҗиганең барлык нечкәлекләре ачыклана.
Җинаять эше кузгатылган.
Бу хакта тулырак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев