Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Казанда мәчетләргә бушлай экскурсияләр оештырыла

Чарада катнашучылар мәчетләргә нигез салыну тарихын һәм аларның совет чорындагы язмышларын беләчәкләр.

19 мартта Казан халкын һәм кунакларын экскурсовод Җәмилә Локманова белән бергә Иске Татар бистәсе мәчетләре буйлап экскурсиягә чакыралар.

Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, чарада катнашучылар мәчетләргә нигез салыну тарихын һәм аларның совет чорында язмышын белә, иң күренекле имамнар һәм хәйриячеләр белән таныша, мәчетләрнең эченә керә ала.

erid: 2Vtzqw6pLty

Чара 11:00 сәгатьтә башлана. Катнашу бушлай. Теркәлү өчен Казан Мэриясенең «Вконтакте» социаль челтәрендәге рәсми аккаунтына фамилия, исем, телефон номерын язып җибәрергә кирәк. Экскурсиядә катнашучыларга очрашу урынын язылган вакытта хәбәр итәчәкләр.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев