Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Казанда кыска дистанциягә йөзү буенча Россия чемпионаты узачак

20 ноябрьдә Казанда кыска дистанциягә йөзү буенча Россия чемпионаты старт ала. Ярышлар «Дуслык уеннары» халыкара ярышларының II этабы кысаларында узачак.

Йөзү буенча Россия чемпионатында милли команданың әйдәп баручы спортчыларын да кертеп, меңнән артык йөзүче катнашачак. Шул ук көннәрдә ТР башкаласында йөзү буенча халыкара ярышлар узачак. Бүләкләр 16 яшьтән өлкәнрәк егетләр һәм 13 яшьтән өлкәнрәк кызлар арасында уйнатылачак. Россия чемпионаты 25 ноябрьдә тәмамланачак, дип хәбәр итә Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе.

«Дуслык уеннары» Россия спорт министрлыгы, Татарстан Спорт министрлыгы, Бөтенроссия йөзү федерациясе, Россия синхрон йөзү федерациясе һәм Россия суга сикерү федерациясе ярдәме белән үткәрелә. Ярышларны «Матч ТВ» телеканалында трансляцияләү планлаштырылган.

  • 10 ноябрьдән 13 ноябрьгә кадәр Су спорт төрләре сараенда Суга сикерү буенча ТР Президенты кубогына ярышлар узды. 116 катнашучы арасында 60 медаль уйнатылды.
  • «Дуслык уеннары»ның I этабы Казанда 19 июльдән 3 августка кадәр узды. Ярышлар меңнән артык спортчыны берләштерде. Уеннарның йомгаклау этабы Татарстан Республикасы башкаласында 8-17 декабрьдә узачак. Ярышларда катнашучылар Владимир Сальников кубогы, Синхрон йөзү буенча Светлана Ромашина кубогы һәм Суга сикерү буенча Дмитрий Саутин кубогы өчен көрәшәчәк.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев