Казанда Кабан күле янындагы төзелеп бетмәгән бинаны сүтә башлаганнар
Казанда Кабан күле янындагы төзелеп бетмәгән бинаны сүтү эшләре башланган.
Тугыз катлы бинаны 00-нче еллар ахырыннан бирле төзеп бетерә алмаганнар.
2014 елда бинаны төзеп бетерү планы эшләнгән, аңа ярашлы рәвештә тагын 5 кат өстәп, шулай ук парковканы һәм мәйданчыкны төзекләндерергә кирәк булган. Шулай да, эшне ахыргача җиткереп булмаган.
Төзелеп бетмәгән бина Хади Такташ урамы, 51 адресы буенча урнашкан. Бинаны сүтеп бетерү вакыты билгеле түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев