Казанда Идел буе федераль округы закон чыгаручылары округта эчке туризмны үстерү турында фикер алышачак
2025 елның 3 декабреннән 5 декабренә кадәр Казанда Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар Советы утырышлары узачак, аларда округ төбәкләрендә эчке туризмны үстерү, шулай ук җирле үзидарә өлкәсенә яңалыкларны кертү турында фикер алышачаклар.
Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
3 декабрьдә Казанда Идел буе федераль округының закон чыгару органнары матбугат хезмәте җитәкчеләре өчен семинар оештырыла, аның кысаларында “Сәяси чынбарлык һәм куркынычлар – 2026. Геосәяси вәзгыять сайлау кампанияләрен кабул итүгә ничек йогынты ясый» темасына дискуссия узачак. Чара закон чыгару хакимияте органнары эшчәнлеген яктырту өлкәсендә алдынгы тәҗрибә уртаклашырга, шулай ук төбәк парламентларының матбугат хезмәтләре һәм РФ Федераль Җыелышы экспертлары арасында һөнәри элемтәләрне ныгытырга мөмкинлек бирәчәк.
4 декабрьдә Идел буе закон чыгаручыларының очрашулары башлана, беренче очрашуны яшь депутатлар уздырачак. Яшьләр парламентлары Ассоциациясенең утырышында эчке туризмны үстерү мәсьәләләре, шулай ук яшьләр парламентының эшчәнлеге нәтиҗәлелегенең төп күрсәткечләрен кертү турында фикер алышачак.
5 декабрьдә Казан Ратушасында пленар утырыш узачак, анда Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар советы рәисе, Түбән Новгород өлкәсе Закон чыгару Җыелышы рәисе Евгений Люлин һәм башкалар катнашачак.
Җыелышның төп темасы булып гавами хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарәнең оештыру нигезләре кысаларында Идел буе федераль округы субъектларының хокук куллану практикасы, Идел буе федераль округы субъектларында эчке туризмны үстерү мәсьәләләре торачак. Утырыш башланганчы катнашучылар Казанның Җиңү Паркындагы Мәңгелек утка чәчәкләр салачаклар, аннары «Бердәм Россия»нең иҗтимагый ярдәм штабында булачаклар һәм аның эше белән танышачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев