Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Казанда галим Сурен Мирумянц истәлеге мәңгеләштерелә

Мемориаль тактаны Правда урамындагы 17/9 номерлы торак йорт фасадында урнаштырачаклар.

Казанда Россия һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Сурен Мирумянц истәлегенә мемориаль такта урнаштырачаклар. Ул атаклы галим яшәгән Правда урамындагы 17/9 номерлы торак йорт фасадында урнашачак. Тиешле карарны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Мемориаль тактада болай дип язылачак: «Бу йортта 1967-2018 елларда күренекле галим, 1963-1986 елларда Дәүләт гамәли оптика институты директоры булган Сурен Осипович Мирумянц яшәде». Язма рус һәм татар телләрендә башкарылачак.

Сурен Мирумянцев истәлеген мәңгеләштерү тәкъдиме белән Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Дәүләт гамәли оптика институты чыкты.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев