Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Казан җәй айларында ял итү өчен Россиянең иң популяр өч шәһәре арасына керде

Рейтингта беренче ике баскычта Санкт-Петербург һәм Ростов-Дон урнашкан.

Татарстан башкаласы җәй айларында ял итү өчен Россиянең иң популяр өч шәһәре арасына керде. Бу хакта Tvil.ru торак броньлау сервисы хәбәр итә.

Тикшеренү нәтиҗәләре буенча туристлар Казанда 3,2 төнгә туктала, моңа уртача 2411,2 сум акча сарыф итә. Рейтингта беренче ике баскычта Санкт-Петербург (анда ял итүчеләр 4,4 төнгә туктала һәм моңа 2977,7 сум акча тота) һәм Ростов-Дон (1,1 төн һәм 2127,3 сум) урнашкан.

«Исемлек туристлар тарафыннан 2020 елның 1 июненнән 31 августка кадәр торак өчен түләнгән заявка мәгълүматлары нигезендә төзелгән», — дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев