Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Казан үзәгендә «Крокус Сити Холл»да теракт корбаннары истәлегенә мемориал оештырылды

Казан үзәгендә, Бауман урамындагы сәгать янында, Мәскәү өлкәсендә «Крокус Сити Холл»дагы фаҗига корбаннары истәлегенә мемориал оештырылган.

 Анда чәчәкләр сала башладылар, дип сөйләделәр Казан мэриясендә.

«Хәерле көн! Бу эшне Баумандагы сәгать янында башкарырга мөмкин, чәчәкләр салу башланды инде», - дип җавап бирделәр Башкарма комитетта шәһәр халкының сорауларына. Халык шул рәвешле концерт залына һөҗүм вакытында һәлак булучыларның һәм зыян күрүчеләрнең кайгысын уртаклашырга тели.

Моннан тыш, «Ак Барс Арена» медиафасадында терактта һәлак булганнар өчен кайгы шәме пәйда булуы билгеле булды.

Искәртик, Мәскәү өлкәсендәге концертлар залына һөҗүм кичә кич ясалды. 60тан артык кеше фаҗига корбаны булды. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. Бу хәл Россия Президенты Владимир Путин контролендә – аңа шунда ук булган хәл турында хәбәр ителде, дип хәбәр итте «Татар-информ».

Бүген республикада массакүләм чаралар уздыру туктатылды

 

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев