Казан Россия студентлары арасында популяр туристик юнәлешләр исемлегенә керде
Бу яшьтәге кешеләр арасында Россиядәге иң популяр авиация юнәлеше – Мәскәү.
Казан Россия студентлары арасында илдәге иң популяр 10 юнәлеш исемлегенә керде. Бронь ясалган билетларның гомуми саныннан 3,1 проценты Казанга туры килә. OneTwoTrip сервисы тикшерүенә сылтама белән, бу турыда «Газета.Ru» хәбәр итә.
Бу яшьтәге кешеләр арасында Россиядәге иң популяр авиация юнәлеше – Мәскәү. Барлык билет заказларының 31,8 проценты аңа туры килә. Аннан соң Санкт-Петербург (14,8 процент) һәм Сочи (6,1 процент) килә. Махачкала (3,7 процент), Минераль Сулар (3,4 процент), Екатеринбург (3,2 процент), Уфа (2,9 процент), Калининград (2,7 процент) һәм Төмәнгә (1,5 процент) шулай ук ихтыяҗ зур.
Казан быелның гыйнварында тимер юлда сәяхәт өчен дә ихтыяҗ зур булган юнәлешләрнең берсе булды, исемлектә бишенче урынны алды. Эзләү буенча иң күп сораулар Мәскәүгә кагыла (29,7 процент), икенче урында – Санкт-Петербург (23,5 процент), өченче урында – Сочи шәһәре (9,3 процент).
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев