Казан – Оренбург трассасының ике участогында тизлек сәгатенә 50 километрга кадәр чикләнде
Татарстанның Лаеш районында Казан – Оренбург трассасының ике участогында хәрәкәт тизлеге сәгатенә 50 километрга кадәр чикләнде.
Чикләүләр 13нче километрдан 14нче һәм 47нче километрдан 54нче километрга кадәр гамәлдә, дип хәбәр итә «Волга-Вятскуправтодор»ның матбугат хезмәте.
«Әлеге чара ремонт эшләре башкарган вакытта юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминлеген тәэмин итү өчен кирәк», - дип ачыклык керттеләр ведомствода.
Моннан тыш, машина йөртүчеләргә юлның 341+400дән 344+300гә кадәрге участогын узганда игътибарлы булырга кирәк. Биредә капиталь ремонт аркасында юл тараерга мөмкин.
Машина йөртүчеләрнең вакытлыча куелган юл билгеләре таләпләрен үтәүләре сорала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев