Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Казан Кремлендә бүген 30 мең тамашачы көтелә

Казан КремлендәТаt cult fest яңа татар мәдәнияте фестивале бара.

Казан Кремлендә уза торган Таt cult fest яңа татар мәдәнияте фестивалендә көн дәвамында 30 мең кеше булыр дип көтелә. Фестивальне оештыручыларның берсе продюсер Ильяс Гафаров шул кадәр тамашачы көтелгәнен әйтте.

«Үткән елның шушы сәгатьләрендә булганга караганда быел халыкның күбрәк булганлыгы күренә. Сәхнәләр янында халык артканнан арта. Кич тагын да артачак», — ди Ильяс.

Фестивальнең музыкаль өлеше өч сәхнәдә бара. Болар — Зур, Кече һәм Электрон сәхнәләр. Быел өстәмә рәвештә хореография сәхнәсе барлыкка килгән. Балалар мәйданчыгы да бар. Халык һөнәрчелеге товарларын сату да оештырылган.

Ильяс Гафаров быел нигездә Татарстан музыкантлары катнашуын әйтә. Әлмәт, Чаллы шәһәрләреннән кызыклы музыкантлар барлыкка килгән. Уфадан музыкантлар бар.

Фестиваль программасы буенча соңгы чыгыш 22.00 сәгатькә билгеләнгән. Ильяс Гафаров фестивальнең вакыты чикләнмәгән булуын ассызыклады.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев