Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кайнар эздән эләктерделәр

Узган елның соңгы көнендә Аксубайда фатир талау очрагы булды.

31 нче декабрь көнне  көндезге сәгать 12 дән  14 сәгатькә кадәр вакыт аралыгында Киров урамындагы шәхси йортларның берсендә тәрәзә ватылганы билгеле була. Хуҗалар әйтүе буенча, өйдән бизәнү әйберләре - бер рубин кашлы алтын һәм өч көмеш йөзек юкка чыккан. 

Оператив-эзләү чаралары барышында кайнар эздән урлаучының шәхесе ачыклана. Ул беркайда да эшләмәүче 20 яшьлек Аксубай кешесе булып чыга, үз гаебен таный. Урланган әйберләр аңардан алынган, угрыга карата җинаять эше кузгатылган. 

3 гыйнвар көнне сәгать  8.45 тә  шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендәге «Сбербанк» бүлеге җитәкчесе урамдагы банкоматларның берсендә экран ватык булуын  күрә. Бу факт буенча оператив – эзләү чаралары алып барыла. 

Әгәр сезгә югарыда телгә алынган яки әзерләнеп ятучы җинаятьләр турында нәрсә дә булса билгеле икән - 02; 2-72-06; 2-79-74 телефоннары буенча Аксубай эчке эшләр бүлегенә хәбәр итүегез сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев