Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Картингчылар көч сынашты

2 нче Аксубай урта мәктәбе базасында «Игътибар - балалар!» исемле балаларны яклау көненә багышланган картингчылар ярышы узды.

Анда  клуб җитәкчесе Валентина Якимовада тәрбияләнүче 20 укучы катнашты. Чараның максаты һәм бурычлары булып укучыларны спортның техник төрләре белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүне ныгыту торды.

Чара ахырында ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар юл хәрәкәте иминлеге фондыннан грамоталар һәм кызыксындыру бүләкләре белән бүләкләнделәр.

erid: 2Vtzqw6pLty

Нурлат шәһәрендә Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт бюджет учреждениесенең профилактика бүлеге начальнигы Гөлфия Гыймалетдинова һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре балалар белән җәйге каникуллар вакытында юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү турында профилактик әңгәмә үткәрделәр, тәүлекнең караңгы вакытында яктылык кайтаручы элементларны мәҗбүри рәвештә кию турында искә төшерделәр.

Татьяна Сулейманова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев