Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

"Кармәт" урманында беседка яңа төсмер алды 

«Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акциясе кысаларында Чабаксар участок урманчылыгы хезмәткәрләре «Кармәт» урманы янында ял итү урынын яңарттылар.

Иске Кармәт ягыннан урманга керү юлында урнашкан беседка – район халкының һәм кунакларның иң яраткан ял итү урыннарының берсе. Ул автотрассадан ачык күренә, юлдан узып барганда, кешеләр кызыклы архитектурага күз салмый үтмиләр. Бу урын тагын да матурланды. Чабаксарок урманчылыгы хезмәткәрләре биредә тәртип урнаштырдылар, беседкаларны, өстәлләрне, коймаларны һәм эскәмияләрне буялдылар. Ял итү урыны тагын да ямьлерәк булып китте. 

– Бу комплекста косметик ремонт даими үткәрелә, – ди Аксубай урманчылыгы җитәкче-урманчысы Андрей Ильмухин. – Бу юлы да Чабаксар участогы хезмәткәрләре тырышып эшләделәр. Урманчылар кулы белән тудырылган матурлыкны күреп, ял итүчеләр дә җаваплырак булырлар дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев