Карасуда хәл ителмәгән мәсьәләләр азая
Карасу авыл җирлеге башлыгы Рәсим Фәхретдинов советның киңәйтелгән утырышында авыл тормышының иң мөһим мәсьәләләренә тукталды.
2024 елда җир һәм милек салымнарын тулысынча диярлек җыйганнар.
Авылда 393 кеше яши. Узган елда сигез кеше үлгән, бала туу теркәлмәгән. Авыл кешеләренең шәхси хуҗалыкларында 487 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шул исәптән 285 баш савым сыеры. Көн саен җирлек территориясендә 1100 литр сөт җыела.
Үзара салым җыю буенча план йөз процентка үтәлгән. Халыктан 155 651 сум җыелган, республикадан бүлеп бирелгән акча белән ул 763 651 сум тәшкил иткән. Бу акчаны вак таш, насос, чапкычлар, урам яктырткычлары сатып алу һәм кышын юлларны кардан чистарту өчен тотканнар.
Шулай ук узган елда мәчетне төзекләндерү буенча эшләр башкарылган – манараны яңартканнар, зиратка яңа капкалар куйганнар.
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәме программасы буенча халык савым сыерлары асраган өчен – 883600 сум, кош-корт өчен – 112125 сум, атлар өчен 75 000 сум күләмендә субсидия алган. Алмаз Гыйматдиновка саву аппараты тапшырылган.
Утырышта агымдагы елга планнар билгеләнде: йорт яны территорияләрен чистарту, урам юлларына вак таш җәюне дәвам итү, су челтәрләрен алмаштыру, ике күперне төзекләндерү.
Авылда су башнясы бар, су челтәрләренең таушалган булуы аркасында еш кына тоткарлыклар килеп чыга. Су үткәргечләрне өлешләп ремонтлауда Фәнис Галимҗанов иганә ярдәме күрсәткән. Ул шулай ук ел саен Сабан туе бәйрәмен үткәрүдә актив катнаша. Җирлек башлыгы авыл халкы исеменнән аңа рәхмәт сүзләре белдерде. МХОдә җирлектән җиде кеше хәрби бурычны үти. Неонацистларга каршы көрәштә Булат Зәйнуллин, Эдуард Ихтонов һәм Марат Гатауллин батырларча һәлак булдылар. Утырышта катнашучылар яу кырында башларын салган якташ сугышчыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев