Карадылар да, күрсәттеләр дә
Спас ярминкәсе Алабуга каласына илебезнең төрле почмакларыннан меңләгән кунакны җыя.
Быел балалар һәм үсмерләр өчен “Хыял“ приюты хезмәткәрләренә әлеге искиткеч бәйрәмдә катнашу бәхете елмайды. Ярминкәдә алар “Джутлы филигрань“ стилендәге эшләрне, “Кинусайга“ техникасында тукыма кисәкләреннән ясалган картиналарны,
“Канзаши“ техникасы буенча җитештерелгән чәчне бизәү өчен кулланылган әйберләрне һәм приютта тәрбияләнүчеләр ыргак белән бәйләгән уенчыкларны тәкъдим иттеләр.
Үз чиратында аксубайлылар агачтан, тимердән, күннән ясалган бик күп кул эшләре белән таныштылар. Киләчәктә үз эшләрендә куллану өчен кайбер иҗади идеяләрне игътибарга алдылар.
Фото из архива приюта
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев