Кар капламы булачак игеннәрне салкыннардан саклый
Быелгы уңыш өчен 19 мең гектардан артык көзге культуралар чәчелгән.
Һава торышы үсемлекләргә ничек тәэсир итә һәм алар бүген нинди хәлдә? Бу хакта ТР Россельхозүзәкнең район бүлеге җитәкчесе Габдерәшит Гыйльметдинов белән әңгәмә корабыз.
– Гыйнвар ае салкыннардан башланды. 2 гыйнвардан башлап, республикада төньяк киңлекләрдән арктик һаваның уртача тәүлеклек температурасы нормадан 9-16 °С ка кадәр түбән булган салкын һава торышы күзәтелә. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы -20...-25 ˚С ка, урыны белән - 30 ˚С ка кадәр, аерым төннәрдә түбән урыннарда термометр баганасы -34 ˚С ка кадәр төште. Мондый салкыннар үсемлекләргә куркыныч тудыра.
Көзге культуралар кар катламының биек булуы аркасында уңышлы кышларга мөмкин. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең агрономия хезмәте белән берлектә, без даими рәвештә көзге культураларны тикшерәбез һәм басуларның гомуми торышын билгелибез. Даими контроль чәчүлекләрдә үсемлекләрнең тормышка сәләтен, уңайсыз факторларның зыян салу дәрәҗәсен үз вакытында билгеләргә һәм үсемлекләрне язгы тәрбияләүгә җентекле әзерләнергә мөмкинлек бирәчәк.
– Бу көннәрдә чәчүлекләр торышын Сез ничек бәялисез?
– Хәзерге вакытта көзге культуралар чәчүлекләренең торышы яхшы хәлдә, шикәр күләме норма чикләрендә, ягъни 21– 26 процент, табигый сирәкләнү чикләре – 10 проценттан артык түгел.
Район кырларында кар катламының биеклеге 25тән 55 сантиметрга кадәр, куаклану төенчегендә туфрак температурасы -1,5 ºС тан -0,2 ºСка кадәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев