Каникуллар дәвамында Мюд поселогының мәдәният йорты каршында җәйгә багышланган проект-майданчык эшләде
Ләкин җәй, аның белән бергә мәктәп каникуллары да тәмамланды, мәйданчык та ябылды.
Балалар бөтен буш вакытларын ял мәйданчыгында үткәрделәр, анда мәдәният хезмәткәрләре китапханә, әти-әниләр, әбиләр белән бергә алар өчен танып белү уеннары үткәрделәр һәм анда алар күп кызыклы нәрсәләр белделәр, үз күзаллауларын киңәйттеләр. Ләкин иң мөһиме, балалар бер-берсе белән аралашырга өйрәнделәр һәм алга таба уку өчен көч тупладылар.
Җәй проектында катнашучылар мәдәният йорты коллективына рәхмәт йөзеннән алар өчен әбиләре белән бергә фокуслар һәм лотерея уйнату белән концерт программасы әзерләделәр.
– Без проект кунакларына – поселок әбиләренең Мәскәү, Түбән Кама һәм Чаллыда яшәүче оныкларына мондый сюрприз өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез һәм киләчәктә дә дуслыгыбызны ныгытырга телибез, – диләр мәдәният учагы хезмәткәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев