Камил хәзрәт Сәмигуллин «Кол Шәриф» мәчетендә халыкны кабул итү көнен уздырды
Кичә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «Кол Шәриф» мәчетендә халыкны кабул итү көнен уздырды.
Ике сәгать дәвамында мөфти белән шәхсән очрашуга алдан язылып төрле яшьтәге, төрле һөнәр кешеләре килде. Алар арасында эшмәкәрләр, дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, гап-гади мәхәллә кешеләре бар иде. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.
Очрашуда катнашучылар Камил хәзрәткә шәхси үтенеч-гозерләрен ирештерде, дини сорауларын бирде. Язылып килүчеләр мөфтидән ислам динендә гаилә хокукы мәсьәләләре буенча консультацияләр алды, мөселман мәктәпләре буенча кызыксынды, белем алу, мөселман бәйрәмнәрен оештыру тәртипләрен сорашты. Шулай ук дин кардәшләребез арасында яңа төзелүче мәчетләргә ярдәм күрсәтергә теләүчеләр бар иде.
Яңгыраган һәрбер сорау һәм тәкъдим җентекләп өйрәнү өчен Нәзарәт һәм аның карамагында эшләүче оешмаларның җаваплы вәкилләренә тапшырылды.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, мөфтинең халык белән очрашулары атна саен үткәрелә. Язылу өчен телефон: +7 (843) 237-94-53.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев