Камил Гилманов: Игелекле эшләр 2023 елда да дәвам итәчәк
Декабрь ае – узып баручы елга нәтиҗәләр ясау, киләчәккә планнар белән уртаклашу вакыты да.
Район башлыгы Камил Гилманов узып баручы 2022 елга нәтиҗәләр ясады һәм киләчәккә планнар белән уртаклашты.
– Камил Камал улы Сезнең команданың курсы – район халкының тормыш сыйфатын күтәрүме?
– Әй, бу юнәлеш буенча без, миңа башлык вазыйфасы йөкләнгәннән алып, 15 елдан артык бергә атлыйбыз. Тулы җаваплылык белән шуны әйтә алам: узып баручы елда ниятләнгәннәрнең барасы да тормышка ашты. Илдәге вәзгыятькә карамастан, эшчәнлекнең барлык өлкәләрендә – белем бирү, медицина, төзелеш, төзекләндерү, авыл хуҗалыгы юнәлешендә булсынмы федераль, республика, район дәрәҗәсендәге бер генә программа да гамәлгә ашмый калмады. Бу район гражданнарының тормыш сыйфатын яхшыртуга эшләгән зур күләмдәге акчаларга юллар төзелде, суүткәргечләр сузылды һәм социаль әһәмияттәге объектлар торгызылды һәм капиталь ремонтланды...
– Авыл хуҗалыгы производствосын үстерү район икътисады үсешенең төп ноктасы булып торамы?
– Ел авыл хуҗалыгы сәнәгате өчен аеруча уңышлы булды. 2022 елда бөртекле культуралардан рекордлы уңыш алдык, 137 мең тоннадан артык ашлык, 15 мең тонна рапс, 32 мең тонна көнбагыш җыеп алдык. Бу безнең авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең казанышы!
Район агросәнәгать комплексына ике миллиард сумнан артык инвестиция кертелде – инвесторлар җитештерүне арттыруны дәвам итәләр. Чистополье ХКның «Аксу Агро Агрофирма»сы ҖЧҖ 1 миллиард сумнан артыкка техника һәм җиһазлар сатып алды. «Молко» ҖЧҖдә савым залы белән 400 башка исәпләнгән комплексны үзгәртеп коруны төгәлләнде. Инвестицияләү 180 млн. сумнан артык тәшкил итте. 300 баш нәселле таналар сатып алу планлаштырыла. 2023 елга Карасу бүлекчәсендә азык үзәген төзү һәм өч бүлекчәдә дә терлекчелек объектларын үзгәртеп кору каралган. Планлаштырылган инвестиция күләме 150 млн. сум.
«Волга-Селект» ҖЧҖдә ашлык киптерү комплексының беренче чиратын һәм орлык линиясен төзү төгәлләнде. Агроинвест УКның Аксу Агро ҖЧҖдә терлекчелекне үстерү буенча максатчан эш алып барыла. Көтү яңартыла. Агымдагы елда Венгрия һәм Германиядән 608 баш нәселле таналар сатып алынды. Бүгенге көндә район хуҗалыкларында 7 500 баштан артык мөгезле эре терлек бар, шуның 3 560 башы савым сыеры. Безнең алда киләчәктә сөт җитештерү күләмен – 26 мең тоннага, ит җитештерүне 1750 тоннага кадәр арттыру бурычы тора. Куелган максатларга ирешү өчен без көтүне яңарту, продуктлылыкны арттыру, ашату һәм асрауда яңа цифрлы технологияләр куллану буенча эш алып барабыз. Агросәнәгать комплексындагы күрсәткечләрне яхшыртучы, район икътисадына һәм тотрыклылыгына үз өлешләрен кертүче инвесторларыбыз Алберт Хөснуллин, Рәис Сөләйманов, Михаил Сыроватскийга зур рәхмәт.
– Авыл хуҗалыгында яшьләргә ярдәм итү һәрчак өстенлекле булып торуын беләм...
– Яшь фермерларның инициативасын һәрвакыт хуплыйм. Киләчәк алар кулында! «Агростартап» дәүләт программасы кысаларында быел Фәиз Яруллин «Беларусь» тракторы сатып алды һәм 24 баш сыерга ферма төзеде. Оксана Миронова 30 баш сыерга терлекчелек комплексы төзүне төгәлләде һәм 20 баш тана сатып алды. Артем Семенов акчаны атлар үрчетүгә юнәлтте.
– Дәүләт программалары элек оешкан крестьян-фермер хуҗалыкларына югарырак дәрәҗәгә күчәргә ярдәм итәме?
– Әйтик, безнең аксакал фермерларыбыз бер урында гына тормый. Валерий Сапеев КФХсы «Гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программасы буенча катнаш азык цехы һәм 18000 башка каз фермасы төзүгә грант отты. Ильяс Сөләйманов КФХсы «Гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программасы буенча 150 баш сыерга роботлаштырылган ферма төзеде һәм 30 баш нәселле таналар сатып алды. Бүген анда 200 дән артык мөгезле эре терлек бар. Фермерлар белән беррәттән шәхси ярдәмче хуҗалыклар да үсә. Авыл халкының шәхси ярдәмче хуҗалыкларына иң кирәкле ярдәм булып мини-фермалар төзү тора. Агымдагы елда район авылларында 3,3 млн. Сумга 5 мини-ферма төзелде. Биш һәм аннан күбрәк сыер тотучы шәхси ярдәмче хуҗалыкларга муниципаль бюджеттан ярдәм күрсәтелә.
– Авыл хуҗалыгына параллель рәвештә башка тармаклар, шул исәптән төзелеш тә уңышлы үсә...
– 2022 елда 18 федераль һәм республика программалары кысаларында 585 млн. сумнан артыкка 60 объектта төзелеш, капиталь ремонтлау һәм төзекләндерү эшләре алып барылды. 14 ишегалды территориясе төзекләндерелде, «Аксубай район үзәк хастаханәсе» ГАУЗда ремонт үткәрелде, Шәрбән авылында ФАП төзелде, районның ике мәктәбендә физика, химия һәм биология кабинетлары ремонтланды. Савгач мәктәбенә капиталь ремонт ясалды, өч мәктәптә ризык пешерү блоклары ремонтланды, дүрт күп фатирлы йорт капиталь ремонтланды. Мазилин урамы буенча скверда төзекләндерү эшләре алып барылды. Район юллары төзелде һәм ремонтланды. Халыкны эчә торган су белән тәэмин итү программасы буенча район территориясендә 8,2 млн. сумга 6,67 км. суүткәргеч сузылды. Район территориясендә 2021 елда РФ Президенты Владимир Путин эшләтеп җибәргән газ кертелгән торак пунктларда йортларны социаль газлаштыру программасы тормышка ашырыла. Газлаштыруны төгәлләү социаль программасы кысаларында 53 гариза тапшырылган. Газ 43 йортның җир участогы чикләренә кадәр җиткерелгән, 25 йортка газ бирелгән.
– Сез һәрвакыт, райондагы үзгәрешләр анда яшәүчеләр өчен генә түгел, ә аларның куллары белән башкарыла, дип әйтәсез.
– Моны мин һәрчак әйтәм. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тар афыннан гамәлгә куелган үзара салым программасы кысаларында халыкның ярдәме бик зур. Биш елда без 27 миллион сумнан артык үзара салым акчасы җыйдык, бу сумма икеләтә финанс ярдәме белән 109 миллион сумнан артык тәшкил итте. Бу акчаларга юллар төзелә һәм ремонтлана, уен мәйданчыклары булдырыла, урамнар яктыртыла, чишмәләр һәм парклар төзекләндерелә, контейнерлар сатып алына һәм контейнер мәйданчыклары төзелә, зиратлар койма белән тотып алына, торак пунктлар территорияләре төзекләндерелә.
– Быел мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә аерым игътибар бирелә, волонтерлар адресына иң җылы сүзләр әйтелә...
– Без һәр мобилизацияләнүче, аларның гаиләләре белән элемтәдә торабыз, район тарафыннан кирәкле ярдәмне күрсәтәбез. Яңа ел алдыннан оекбашлар бәйләүче, маскировкалау челтәрләре үрүче, маскхалатлар тегүче, окоп шәмнәре ясаучы, гуманитар ярдәм җыючы һәм аны Луганск халык республикасына, безнең мобилизацияләнүчеләргә илтеп тапшыручы волонтерларга, битараф булмаган кешеләргә рәхмәт сүзләре әйтми мөмкин түгел. Анатолий Скворцовка, Флен Зәйнуллинга аерым рәхмәт әйтәсе килә. Без бергә һәм җиңү безнең якта булачак!
– Сезнең район халкына традицион теләкләрегез...
– Хөрмәтле район халкы, хезмәтегез, аңлавыгыз, барлык эшләрдә һәм башлангычларда ярдәмегез өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез! Районның төрле тармаклары хезмәткәрләре дә танылуга лаек, чөнки сез ел дәвамында нәтиҗәле хезмәт куйдыгыз. Болар – табиблар да, укытучылар да, мәдәният хезмәткәрләре дә, төзүчеләр дә, юл хезмәткәрләре дә, энергетиклар да, эшмәкәрләр дә, фермер хуҗалыклары да, башка тармак вәкилләре дә. Көч структуралары хезмәткәрләренә – җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин иткән өчен, коткаручыларга – гадәттән тыш хәлләрдә оператив җавап биргәннәре өчен, урманчыларга – урман янгыннарына юл куймаганнары, газчыларга, энергетикларга, элемтәчеләргә – ведомство карамагындагы участокларда өзлексез эшләгәннәре өчен, журналистларга район вакыйгаларын оператив яктырткан өчен рәхмәт.
Үз командама – район Советына, башкарма комитетка, авыл җирлекләре башлыкларына һәм аларның ярдәмчеләренә районга һәм кешеләргә хезмәт итүләре өчен рәхмәт белдерәм!
Узып баручы ел Илебез өчен җиңел булмады, әмма нәкъ менә быел без Ватаныбызны бердәй рәвештә якларга тырыштык. Илдәге вәзгыятькә карамастан, без Яңа елны – балаларга, якыннарыбызга, өлкәннәргә кайгыртучанлык һәм игътибар күрсәтеп, гаилә даирәсендә бәйрәм итәргә тиеш. Быел без аны салютлар һәм фейерверклар белән бәйрәм итмәсәк тә, һәр елдагыча кебек, Яңа елны үзәк мәйданда каршы алачакбыз. Чөнки безнең көчебез – бердәмлектә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев