«Кама аръягы кубогы» ярышларында медальләр яуладылар
Районның спорт мәктәбе укучылары йөзү буенча Чирмешән районының беренче башлыгы Минсәгыйть Шакиров призына «Кама аръягы кубогы» турнирында яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр.
Ярышлар көчле составны җыйды: аларда төбәкнең алты спорт мәктәбеннән йөзүчеләр көч сынашты. Аксубай районы спортчылары үз оппонентларына җитди көндәшлек күрсәттеләр. Нәтиҗәдә сигез медаль оттылар.
Арина Зубарева 50 м һәм 100 м баттерфляйда – 1 нче урынны, 100 м ирекле стильдә – 1 нче урынны;
Никита Кадушкин ирекле стиль белән 100 м га – 1 нче урынны, баттерфляй белән 50 м га – 2 нче урынны;
Дмитрий Попов 100 м га брасс белән йөзүдә – 2 нче урынны;
Рузия Хөснуллина 100 метрга брасс белән йөзүдә – 3 нче урынны, 50 метрга брасс белән йөзүдә 2 нче урынны яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев