Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Кәкрекүллеләр махсус хәрби операция зонасында кулланылган автомобильне запас частьлар белән тәэмин иткәннәр

Кәкрекүллеләр акчасына волонтерлар алгы сызыкка җибәрелгән автомобиль өчен запас частьлар сатып алганнар

Җирлектә сугышчыларга ярдәм итү өчен акча җыю даими бара. Кибетләрнең берсендә махсус урна куелган, аннан җыелган акча даими рәвештә алына һәм Яшьләр үзәгендәге волонтерларга тапшырыла. Җирлек башлыгы Сергей Елисеев хисап чыгышын әлеге мәгълүмат белән очраклы рәвештә ачмады.

Җирлек территориясеннән мобилизацияләнүчеләр махсус хәрби операция башлануның беренче көннәреннән үк катнашалар. Алгы сызыкта алар бишәү. Берсе контракт буенча хезмәт итә, үз теләге белән китүче дә бар.

Халык алдында чыгыш ясап, Сергей Елисеев, үзидарә органы бюджеты 125 процентка үтәлүен билгеләп үтте. Үзара салым акчасының планлаштырылган суммасын кәкрекүллеләр 100 процент җыйган. Республика тарафыннан финансланган программаның өстенлегенә кәкрекүллеләр елдан-ел инана. 2023 елда үзара салым акчасы юлларны карап тотуга, ягулык-майлау материаллары, чапкыч сатып алуга балалар мәйданчыгын эскәмияләр һәм урналар белән җиһазлауга, чишмәне төзекләндерүгә, Кече Сөлчә елгасы аша асылмалы кичүне ремонтлауга, волейбол мәйданчыгы төзүгә, өстәмә яктырткычлар урнаштыруга тотылган. Быел үзара салым акчасын 700 сумга кадәр арттырулары очраклы түгел. Шулай ук акчаның нинди эшләргә юнәлтеләчәге билгеләнгән.

Хезмәткә яраклы халык өчен, чыгыш ясаучы билгеләп үткәнчә, акча эшләү урыннары бар. Территориядә «Аксу-Агро» ҖЧҖ агрофирмасы, «Актай» АПК һәм «Волга-Селект» ҖЧҖ эшчәнлек алып бара. Әмма, моңа да кармастан, күпләр хуҗалык тота, ул да шулай ук гаилә бюджетын тулыландырырга ярдәм итә. Узган ел халыктан 300 тоннадан артык сөт сатып алынган. Сөт җыючылар айга ике тапкыр исәп-хисап ясый. Щекин С.В. КФХсы, ел саен маллар баш санын арттырып кына калмыйча, техника паркын да тулыландырып, уңышлы эшли. Иван Борисов КФХсы үсемлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф, мәдәният учреждениеләре һәм китапханә эшчәнлегенә кагылып, чыгыш ясаучы, җирлектә оештырылган барлык чаралар үзара хезмәттәшлектә үткәрелә, дип билгеләп үтте. Кәкре Күл урта һәм Түбән Баланда башлангыч мәктәпләре вәкилләре коллективларның казанышларын кыскача тасвирладылар.
Утырышта шулай ук ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге җитәкчесе Илгиз Алмакаев, урман тармагы вәкиле Мартынов һәм янгын күзәтчелеге хезмәткәре Рөстәм Гафиятов чыгыш ясадылар.

Киңәйтелгән утырышка район башлыгы Камил Гилманов йомгак ясады.

2023 елда Кәкре Күл авыл җирлеге эшчәнлегенә уңай бәя биреп, район башлыгы советның киңәйтелгән утырышта катнашучыларын алда торган Россия Президенты сайлауларында катнашырга чакырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев