Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кәкре Күлдә волейбол мәйданчыгы төзеделәр

Кәкре Күл авылында яшәүчеләрнең хәзер буш вакытларында волейбол уйнау мөмкинлекләре бар

Авыл буйлап “Спорт сөючеләрне, җанатарларны һәм волейбол фанатларын бүген 18.00 сәгатьтә волейбол уйнарга чакырабыз”, дигән хәбәр таралды. Буш вакытларын актив үткәрергә яратучылар мәйданга җыелдылар һәм рәхәтләнеп туп типтеләр.

Авылда бу мөһим спорт объектын булдыру инициаторы актив пенсионер Николай Кондрашов була. Аның тәкъдимен халык әзерлек белән кабул итә: мәйданчыкны үләннән чистарталар, кулларына көрәкләр алалар, билгеләр ясыйлар, периметр буенча агач борыслар утырталар. Бер сүз белән әйткәндә, авыл халкы волейбол уйнасын өчен, авыл шартларында мөмкин булганның барысын да эшләгәннәр. Беренче турнир бик эмоциональ һәм җанлы уза. Бу әле башлангыч кына. Алда әле тагын ай ярым җәй. Волейбол мәйданчыгында кәкрекүллеләрне бик күп шатлыклы матчлар көтә.

Фото: Кәкре Күл мәдәният йорты архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев