Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Кәкре Күл авылы мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган «Җир йөзендәге бар нәрсә дә әниләр кулы белән» дигән бәйрәм бик кызыклы узды

Анда әбиләр һәм әниләр, оныклар һәм балалар, шулай ук мобилизацияләнгән сугышчыларның гаиләләре катнашты.

Сәхнәдән шигырьләр, җырлар, әниләргә котлау сүзләре, шатлык, бәхет һәм тынычлык теләкләре яңгырады.

Очрашуны оештыручылар төрле һәм бай программа әзерләгәннәр. «Җырны әйтеп бир», «Эрудит әниләр», «Тәмле сораулар», «Бию батл» дигән кызыклы бәйгеләр кунакларга бик күп тәэсирләр һәм шатлык бүләк итте. Бәйрәм яшьләргә дә, өлкән буын вәкилләренә дә хуш килде.

Әниләр бәйрәме чәй табыны артында тәмамланды.

Фото: Кәкре Күл мәдәният йорты архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев