Кайда гына эшләмәсен – бөтен җирдә намуслы хезмәт куйган
Аксубайда яшәүче хезмәт ветераны Анна Безрукова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Анна Порфирьевнаның тормыш юлы җиңел булмый: ачлык-ялангачлык, сугыштан соң халык хуҗалыгын торгызу чоры, киләчәк буыннар өчен фидакарь хезмәт кую.
Ветеранның бала чагы һәм яшьлек еллары Түбән Баланда авылында үткән. Бу аның биографиясендә иң авыр еллар була, ул вакытта балаларга иртә олыгаерга туры килә. Әтисе Бөек Ватан сугышында көрәшә. Йорт хуҗасы сугыштан кайтканнан соң гаиләдә дә, илдә дә тормыш акрынлап җайлана башлый. Кәкре Күл мәктәбенең 5 сыйныфын тәмалаганнан соң Анна Порфирьевна колхозда өлкәннәргә ярдәм итә башлый. Үсә төшкәч, яшьтәшләре белән бергә кышкы чорда Мурзихага урман хәзерләү эшләренә китә. Кызлар кышкы озын айларда, авыр шартларда урман кисәләр, аны машиналарга төяп озаталар.
Тегүче һөнәрен үзләштерү өчен, Анна Безруковага авылдан Мамыкка кадәр җәяү йөрергә кирәк була. Җиңел булмаган һөнәрне үзләштереп, ул Аксубай КБОсыннан Иске Тимошкинода тегүче булып эшли башлый. Монда алар эшчеләр өчен киемнәр тегәләр: тышкы бияләйләр, мамык ыштаннар, фуфайкалар. 1958 елда Аксубай егете Алексей Безруковка кияүгә чыга. Ире Мамыкта МТСта бригадир булып эшли, машиналар һәм тракторлар ремонтлау белән шөгыльләнә. Соңрак район үзәгендә ремонт бригадасын җитәкли. Ир белән хатын бер кыз һәм бер ул тәрбияләп үстерәләр.
Хезмәт ветераны гомере буена фидакарь хезмәт куя. 1964 елда Үзәк Саклык банкында ат караучы булып эшли, бу эштә аңа ире бик ярдәм итә. Аннан соң район үзәк хастаханәсенә санитарка булып урнаша. 1979 елдан 1989 елга кадәр район башкарма комитетында җыештыручы булып эшли, шуннан лаеклы ялга китә. Анна Порфирьевна кайда гына эшләсә дә, һәрвакыт җаваплы, намуслы хезмәткәр була. Күпьеллык хезмәте өчен 1986 елда ветеран «Хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнә.
Юбилей тантанасында ветеран адресына рәсми кунаклардан район һәм илебез иминлеге хакына куйган фидакарь хезмәте өчен рәхмәт сүзләре һәм җылы теләкләр яңгырады.
– Хөрмәтле Анна Порфирьевна! Сезне истәлекле юбилеегыз белән ихлас котлыйм! Без Сезнең буын, көчле рухлы кешеләр буыны белән чын күңелдән горурланабыз. Сез беркайчан да кыенлыклардан курыкмадыгыз, Ватан өчен намуслы хезмәт куйдыгыз, үзегезгә һәм иптәшләрегезгә ышандыгыз, – дип мөрәҗәгать итте әбекәйгә район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров. – Сезгә ныклы сәламәтлек, һәр көнгә сөенеп яшәвегезне телим.
Ул юбилярга район башлыгы исеменнән чәчәк бәйләме һәм бүләкләр тапшырды. Аксубай шәһәр тибындагы бистәсе башлыгы урынбасары Алмаз Бакиров та ветеранга җылы теләкләрен җиткерде.
Анна Порфирьевна игътибар күрсәткәннәре өчен кунакларга рәхмәт укыды, иминлек, бәхет теләде.
Тантана сәбәпчесе улы Сергей һәм кызы Нинаның игътибар һәм кайгыртуын тоеп яши. Оныгы Алексей, туганнары даими рәвештә килеп, хәлен белеп, сәламәтлеген кайгыртып торалар. Якыннарының янәшәдә булуы ветеран өчен олы бәхет.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев