Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Каһарманнарыбызның даны гасырларга калачак

Аксубай районында махсус хәрби операция геройлары турындагы истәлекне мәңгеләштерделәр

Виталий Тарасов исемендәге Иске Мокшино урта мәктәбендә махсус хәрби операция зонасында һәлак булган әлеге уку бинасының чыгарылыш укучылары Константин Кустенев, Радик Хисмәтуллин һәм Игорь Климкин истәлегенә мемориаль такталар ачылды.

Мәктәпкә керү юлындагы мәйданчыкта барлык митингта катнашучылар тезелеп басты. Батырларның туганнары, укучылар һәм укытучылар, авыл халкы бирегә күңелләре тулы сагыш белән, кулларына кызыл канәферләр тотып килделәр.

– Чын геройлар тыныч тормышта күзгә күренми, куркыныч янаган минутта алар үзләренең гражданлык бурычларын намус белән үтиләр. Константин Иванович Кустенев, Радик Минсабир улы Хисмәтуллин, Игорь Сергеевич Климкин – илебез, район, мәктәп горурланган чын каһарманнар, – дигән сүзләрне яңгыраттылар алып баручылар.

Җыелучыларга район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов мөрәҗәгать итте.

– Егетләр иң югары мәгънәдә ватанпәрвәрлек күрсәттеләр, – диде ул. – Безнең бурыч – геройлар турындагы хәтерне йөрәкләрдә мәңгеләштерү. Яшь буынның бурычы – Ватан өчен гомерен дә кызганмаганнар турындагы хәтерне онытмау. Сугышчыларның якыннарының авыр кайгыларын уртаклашам. Югалту авыртуын бернинди сүз белән дә җиңеләйтеп булмый. Батыр сугышчылар безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.

Хәтер митингында ТР Дәүләт Советы депутаты, Россия герое Рәсим Баксиков та катнашты.

– Безнең җир данлыклы уллар тәрбияләп үстергән. Герой-якташлар истәлегенә алты хәтер тактасы кую Иске Мокшино мәктәбенең, авылның балаларга лаеклы тәрбия бирүе турында сөйли, – дип билгеләп үтте ул. – Үсеп килүче буынның бурычы – аларның нинди булулары турында истә тоту.

– Мюд авыл җирлегеннән махсус хәрби операция зонасына 17 кеше китте, – дип ассызыклады муниципаль берәмлек җитәкчесе Татьяна Зюзина. – Алтысы батырларча һәлак булдылар. Яшь, көчле ир-егетләр турында үткән заманда сөйләве авыр. Алар курку белмәс кешеләр иде, һәрвакыт безнең белән элемтәдә тордылар, теләсә кайсы вакытта ярдәм итәргә әзер иделәр. Алар мәңгегә безнең күңелләрдә һәм йөрәкләрдә калачак.

Митингта һәр герой турында сөйләделәр.

Рядовой Константин Кустенев 1979 елның 28 февралендә Иске Мокшино авылында туа. 1986 елның 1 сентябрендә Иске Мокшино мәктәбенә беренче сыйныфка укырга бара. Бу мәктәптә өч ел белем ала. Тырыш, эш сөючән малай була.

Константин шулай ук сыйныфның җәмәгать һәм спорт тормышында актив катнаша. Сыйныф җитәкчесе кушканнарны һәрвакыт зур тырышлык белән үти.

1989-1995 елларда Нурлат интернат-мәктәбендә укый. Бу уку бинасын тәмамлаганнан соң туган авылына кайта, авыл хуҗалыгы предприятиесендә төрле эшләрдә эшли. 2023 елда, Ватанының чын патриоты буларак, контракт төзеп, махсус хәрби операция уздыру зонасына китә.

2024 елның 11 гыйнварында Константин Кустенев, хәрби бурычын үтәп, геройларча һәлак була.

Старшина Радик Хисмәтуллин 1980 елның 11 февралендә Пионер поселогында, авыл хезмәтчәне гаиләсендә дөньяга килә.

Пионер башлангыч мәктәбендә, аннары Сөнчәле урта мәктәбендә укый, 10-11 сыйныфларда Иске Мокшино агролицеенда белем ала.

Мәктәптә аны яхшы, тырыш укучы буларак хәтерлиләр. Авыл хуҗалыгы һөнәрен сайлый – 1997 елда Аксубай ПЛ-88дә механизатор белгечлеге ала.

Бер елдан егетне хәрби хезмәткә алалар. Якташыбыз Балтыйк хәрби флоты корабльләрендә лаеклы хезмәт итә.

Армиядән кайткач, туган төбәгендә хезмәт куюын дәвам итә.

Радик һәрвакыт дусларына, туганнарына, танышларына ярдәм кулы сузарга әзер булган игелекле егет була. 2023 елның августында махсус хәрби операциядә катнашырга карар итә. Ул Ватанның чын патриоты, яклаучысы була.

Сугышчының гомере 2023 елның 4 декабрендә өзелә – позициядә булганда ул дошман утына эләгә.

Рядовой Климкин Игорь Сергеевич 1986 елның 4 октябрендә Иске Мокшино авылында дөньяга аваз салган.

1993 елдан 2003 елга кадәр Виталий Тарасов исемендәге Иске Мокшино урта мәктәбендә белем ала. Тырыш, үҗәт укучы була, барысы белән дә дустанә мөнәсәбәттә була, укытучыларны ихтирам итә.

Һөнәрнең җаваплысын сайлый: нефть өлкәсендә башта оператор, аннары бораулаучы ярдәмчесе булып эшли.

Игорь һәрвакыт дусларына, туганнарына һәм танышларына булышырга әзер торган ярдәмчел кеше була. 2023 елның апрелендә ул контракт буенча махсус хәрби операция зонасына хезмәткә китә.

Бу вакытка кадәр алар тормыш иптәше белән өч бала тәрбиялиләр. Якташыбыз, Ватанны яклап, 2024 елның 15 маенда һәлак була.

Педагоглар, укучылар, барлык авыл халкы өчен Константин Кустенев, Радик Хисмәтуллин һәм Игорь Климкин каһарманлык һәм ватанпәрвәрлек үрнәге булып мәңгегә истә калачак.

Истәлек такталарын ачу хокукы Алмаз Мингуловка һәм Рәсим Баксиковка бирелде.

Митингта катнашучылар якташларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар һәм мемориалга чәчәкләр салдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев