Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Каһарман ир-егетләребезгә өй җылысы

Иске Кыязлы авыл җирлегендә Гелия Гыйматова инициативасы белән бик күп игелекле эшләр башкарыла

Шул исәптән Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы батыр якташ ир-егетләребез өчен ярдәм җыю буенча да. Бу вакыт эчендә алар күпме яшеренү челтәре үрделәр, җылы киемнәр тектеләр, оекбашлар бәйләделәр, кибеттән сатып алып китерделәр, акчалата ярдәм иттеләр, окоп шәмнәре ясадылар һәм бу эшләр әле дә дәвам итә.Менә бу юлы да авыл җирлеге башлыгы урынбасары, изге күңелле Гелиянең авылдашларга махсус хәрби операция зонасында неонацистларга каршы көрәшкән курку белмәс, батыр йөрәкле ирегетләребезнең махсус заказы бар, өй токмачы сораганнар, салкын көннәрдә өй җылысын тоеп, күңелләре күтәрелсен әле егетләрнең, дигән мөрәҗәгатен Иске Кыязлы һәм Кызыл Тау авылларының уңган-булган хуҗабикәләре дәррәү хупладылар. Чөнки алар арасында бүгенге көндә хәрби операция зонасында үзләренең хәрби бурычларын үтәгән сугышчыларның әбиләре, әниләре, хатыннары, апа-сеңелләре дә бар.

–Токмач басу өчен йомырканы чиләкләп китерделәр, кемдер он белән тәэмин итте, кемнәрдер күршеләре белән бергәләп өйләрендә кисеп, әзер токмач алып килде, – ди Гелия. – Хатын-кызларның күбесе мәдәният йортына эш кораллары белән килеп, көн дәвамында күпме җәймә җәеп, токмач кисте. Без токмачны киптереп, махсус тартмаларга салып, район волонтерларына илтеп тапшырдык.

Туган яктан килгән һәр хәбәр, һәр ярдәм бүгенге көндә безнең тынычлыгыбызны саклап көрәшүче ир-егетләребез өчен зур сөенеч, рухландыручы, батырлыкка өндәүче көч булып тора. Бердәм булып, кулыбыздан килгәнчә ярдәм итик, Ватанны саклаучыларның исән-имин әйләнеп кайтуларын көтик, алар өчен һәрчак догада булыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев